Вторник, 07.05.2024, 03:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 6 » Авыл өстендә сирена яңгырый…
07:57
Авыл өстендә сирена яңгырый…
Чираттагы бу тикшерү Башкортстан биләмәсендә дә үтте. Шәһәрләрдә һәм авылларда урнаштырылган тавышкөчәйткечләр аша сиреналар яңгырады. Чакмагыш авылында, мәсәлән, андый сиреналар "100-В” модельле ике электр тавыш көчәйткеч, шулай ук урамнарда йөрүче эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерүче, "Ашыгыч медицина ярдәме” автомашиналарында урнаштырылган тавыш көчәйтүче җайланмалар аша бу көнне 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр вакыт эчендә халыкка җиткерелеп торылды.
Чакмагыш районы буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч Руслан Рөстәм улы Шәйхмурзинның әйтүенә караганда, республикада гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкка бу хакта хәбәр итү буенча чаралар планы төзелгән. Бу эш өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Матди базаны ныгыту буенча җитди чаралар күрелә. Якын арада хәбәр итүнең локаль челтәрен булдыру һәм бу эшне җайга салу өчен 5-6 млн сум акча бүленгән. Безнең районга 60 данә электрон тавыш-көчәйткеч сатып алыначак. Киләчәктә кулдан эшли торган куәтле сиреналар алу да күз уңында тотыла. Киләчәктә мондый күнекмәләр, хәбәр итү чараларының техник торышы даими тикшерелеп торылачак. Шулай итеп, моңа чаклы бу өлкәдә булган җитешсезлекләр бетереләчәк.
Моңа өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк. Әлегә кешеләр авыл өстендә, урамнарда гүләп торучы сирена тавышларына әлләни игътибар итми, ишетсә дә: "Бу нинди тавыш икән”, – дип аптырап тора, мондый шартларда ни эшләргә кирәклеген белми. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр булуы мөмкин яисә килеп чыккан очракларда, табигать казаларына яисә техноген характердагы аварияләргә тарыган хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында киләчәктә халыкка аңлату эшләре киң җәелдереләчәк. Мәсәлән, безнең район биләмәсендә билгеләнгән "Һава тревогасы”, "Һава тревогасы бетерелде”, "Радиация куркынычы”, "Химик тревога”, "Су басу” һәм "Янгын куркынычы” сигналлары ишетелү белән кешеләр тиз арада һәм анык эш итә белергә тиеш. Бу исә үзенең һәм башкаларның гомерләрен саклап калуга ярдәм итәчәк.
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 641 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск