Пятница, 03.05.2024, 00:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 04
Хәбәр ителүенчә, районыбызда 21-26 август көннәрендә 1997-1998 елларда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта ярышлар үтте. Аны Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча министрлыклары тарафыннан оештырылган әлеге чарада республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан йөздән артык спортчы, аларның тренерлары һәм хезмәтләндерү төркеме әгъзалары катнашты. Чәмле ярышларда старт алып, финиш сызыгын кисеп үткәнче егет һәм кызлар рух ныклыгы, җиңүгә көчле омтылыш, ихтыяр көче һәм ныклык күрсәтте. Ранис Нурхәниф улы Баянов кул астында шөгыльләнгән безнең спортчыларыбыз командалар арасында икенче урынны биләде. Кызлар арасында абсолют чемпион булган Альбина Галиеваның һәр ярышта беренчелекне бирмәве, Энҗе Ямалова, Әлфия Мусина, Таңсылу Бакирова, Лилия Миндиярова кебек чәмле кызларның, Ильяс Зәкәриев, Тимур Кинҗәкәев, Рөстәм Иргалиев, Данис Дәүләтшин, Василий Фомин, Илгиз Галләмов кебек егетләрнең һәр көнне матур күрсәткечләргә ирешүе белән яуланды җиңүле баскыч.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.09.2012 | Комментарии (0)

Вакыт, бер нигә карамый, сәгать, көн һәм айларны саный. Кайчан гына әле мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаган иде кебек. Инде ул көннән соң да өч ай үтеп китте, кояшлы җәйне хәтер елъязмасында калдырып, шул ук кыңгырау тәүге дәрескә чакырып кабат чыңлый. Быел шимбәгә туры килгән көзнең тәүге көне – 1 сентябрьдә билгеләнгән Белем бәйрәмен илебезнең барлык мәктәпләрендә дә, гадәттәгечә, тантаналы шартларда үткәрделәр.   Бу көнне 3573 яшь райондашыбыз бихисап яңа ачышлар вәгъдә иткән могҗизалы белем иленә сәяхәт кылырга юлга чыкты. Аларның 310ы – бу юлга тәү башлап аяк басучы кечкенәләр – беренче сыйныфлар.
Район үзәгендә урнашкан уку йортларында тантаналы линейкалар ике сменада – иртәнге якта һәм төштән соң үтте.
Гәрчә табигать шартлары кояшлы, җылы сәгать-минутлары белән сөендермәсә дә, Чакмагыш беренче урта мәктәбе каршындагы мәйданчыкка җыелучы укучылар, укытучылар һәм ата-аналарның кәефләре күтәренке иде. Быел бу мәктәптә 641 укучы белем алачак, шул исәптән 65е — беренче сыйныф укучылары. Чараны алып баручылар – 9 в сыйныф укучылары Аяз Сәлихов һәм  Гүзәл Сабированың шигъри сәламләвеннән соң сүз мәктәп директоры Илшат Рәфил улы Әрдәшировка бирелде. "Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар  ... " Читать дальше "
Просмотров: 789 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.09.2012 | Комментарии (0)

Яңа башланып килгән уку елында районда иң зур уку йортларының берсе булган Чакмагыш гимназиясе сыйныфларында 880 укучы парталар артында урын алачак. 92 укытучыны берләштергән педагогик коллектив аларга белем һәм тәрбия бирү өчен бар тырышлыгын һәм һөнәри осталыгын юнәлтә.
Үткән уку елында бу уку йортын 75 укучы тәмамлады. Алар арасында аеруча зур уңышларга ирешкән 3 унберенче сыйныф укучысына алтын, 14енә көмеш медаль тапшырылды. Үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклап, бу укучылар барысы да югары уку йорты талип-талибәләре сафына бастылар. Үткән уку елында мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының 79 проценты югары уку йортларында белем алуны дәвам итәчәк, калганнары исә махсус урта белем бирүче колледж-көллиятләрдә һөнәр үзләштерәчәк. 
Гимназия буенча белем сыйфаты 68, гомум өлгереш күрсәткече 100 процент тәшкил итте. 314 укучы "бик яхшы” билгеләренә генә өлгәште. 
2012-2013 уку елында гимназиянең ишекләрен тәү тапкыр ачып кергән 91 кечкенә райондашыбыз бу уку йортының бердәм, олысына-кечесенә ихтирамлы укучылар коллективының әгъзалары булу бәхетенә иреште. Алар, дүрт сыйныфка бүленеп, мавыктыргыч Белем иленә илтәчәк озайлы сәфәргә чыгалар. ... " Читать дальше "
Просмотров: 642 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск