Пятница, 03.05.2024, 06:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 20
2012 елның 17 сентябреннән "Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында” Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 309 санлы карары үз көченә керде. Карарда түбәндәге үзгәрешләр каралган:
1. Балага айлык пособиеләрне билгеләү һәм түләү гомум белем бирү учреждениеләрендә укучыларга гына түгел, шулай ук башлангыч һөнәри белем бирүче дәүләт учреждениеләрендә белем алуның көндезге формасында укучыларга да укуны тәмамлаганга кадәр, әмма 18 яшькә кадәр җиткәнче бирелә.
2. Балага айлык пособие барлык кирәкле документлар белән гариза биргән айдан алып 12 айга кадәр билгеләнә.
3. Балага айлык пособие билгеләгәндә яшәү минимумы күләмен бер өлкән кешегә түгел, ә балага исәпләнгәнен кулланырга кирәк.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 572 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.09.2012 | Комментарии (0)

Башкортстанда ун көнлек хәрби җыеннар башланды. Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы Башкортстан Республикасында мобилизацион әзерлекне тикшерә. Аннан тыш үткән шушы хәрби җыеннарга республикадан 1500 кеше чакырылды. Анда безнең район вәкилләре дә катнаша. Узган атнаның шимбәсендә районда яшәүче 50 запастагы хәрби хезмәткәр әлеге хәрби җыеннарга чакырылды.
***
Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыяте сөтчелек фермасында "Агро-Союз”ның ресурс саклаучы техно-логияләре” дип аталган семинар булды. Шушы предприятие вәкиле А.А.Наконечный һәм аның Башкортстандагы филиалы – җаваплылыгы чикләнгән "ТехРесурсы” җәмгыяте белгече В.А.Субботин авыл хуҗалыгында кулланылган заманча чәчү техникасы турында сөйләделәр. Семинарда бу предприятие тарафыннан җитештерелүче тиз корыла торган очсыз һәм ышанычлы да булган ангар конструкциясен күрсәттеләр. Ул Байбулат фермасында төзелгән. Тимер каркаслы, өсте тент белән ябылган мондый ангарда техника, ашлык сакларга, хәтта мал асрарга мөмкин.

Просмотров: 523 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.09.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов республика халкы белән туры эфирда даими аралаша. Узган якшәмбедә ул "Русия” телеканалының "Вести-Башкортостан” программасында чыгыш ясады, халыкның һәм журналистның сорауларына җавап бирде. Сораулар нигездә республикабызның сәяси, социаль-икътисади юнәлештә булды. Билгеле булуынча, быел җәй башкарма власть Башкортстан Республикасы Хөкүмәте турыдан-туры Президент контроленә күчте. Президентның үз вәкаләтләрен киңәйтүе гомум эшкә уңай нәтиҗә ясадымы? Шушы сәяси яңалык уңаеннан Рөстәм Хәмитов болай диде:
–Мин шуны әйтә алам: Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлеге яхшырды. Министрлар, гомумән, Хөкүмәт, активрак эшли башлады, җаваплылыклары артты. Президентка турыдан-туры буйсыну аерым мөмкинлекләрне дә, җаваплылыкны да үстерә.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 630 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.09.2012 | Комментарии (0)


Бу көннәрдә Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Көньяк хәрби округында, төгәлрәк итеп әйтсәк, Краснодар крае биләмәсендә урнашкан полигонда киң масштаблы хәрби күнекмәләр бара. Төрле төрдәге гаскәрләр, частьлар анда хәрби осталыкларын арттыра, үзара бәйләнеш белән хәрби алымнарга идарә итүне камилләштерәләр, катлаулы шартларда төрле маневрлар ясыйлар.
Русия Федерациясе Президенты, Русия Кораллы Көчләренең Башкомандующие Владимир Путин ике көн элек учение барган полигонда булап, команда-штаб пунктыннан күнекмә барышын күзәтте. Аның янындагы отставкадагы хәрби начальниклар да хәрби маневрларны карап торды. Путин да, ветераннар да заманча коралланган хәрбиләрнең осталыгына югары бәһа бирделәр. Соңыннан Башкомандующий аерым хәрбиләргә бүләкләр тапшырды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск