Понедельник, 06.05.2024, 23:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 4 » Югары казанышлар елы булсын!
08:39
Югары казанышлар елы булсын!
Яңа башланып килгән уку елында районда иң зур уку йортларының берсе булган Чакмагыш гимназиясе сыйныфларында 880 укучы парталар артында урын алачак. 92 укытучыны берләштергән педагогик коллектив аларга белем һәм тәрбия бирү өчен бар тырышлыгын һәм һөнәри осталыгын юнәлтә.
Үткән уку елында бу уку йортын 75 укучы тәмамлады. Алар арасында аеруча зур уңышларга ирешкән 3 унберенче сыйныф укучысына алтын, 14енә көмеш медаль тапшырылды. Үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклап, бу укучылар барысы да югары уку йорты талип-талибәләре сафына бастылар. Үткән уку елында мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының 79 проценты югары уку йортларында белем алуны дәвам итәчәк, калганнары исә махсус урта белем бирүче колледж-көллиятләрдә һөнәр үзләштерәчәк. 
Гимназия буенча белем сыйфаты 68, гомум өлгереш күрсәткече 100 процент тәшкил итте. 314 укучы "бик яхшы” билгеләренә генә өлгәште. 
2012-2013 уку елында гимназиянең ишекләрен тәү тапкыр ачып кергән 91 кечкенә райондашыбыз бу уку йортының бердәм, олысына-кечесенә ихтирамлы укучылар коллективының әгъзалары булу бәхетенә иреште. Алар, дүрт сыйныфка бүленеп, мавыктыргыч Белем иленә илтәчәк озайлы сәфәргә чыгалар.
Без гимназиядә үткәрелгән бәйрәм тантанасының төштән соңгы, икенче өлешендә катнаштык. Белем бәйрәмен тантаналы шартларда 2-7 сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналары билгеләде. Тантаналы линейканы 5нче сыйныф укучыларының шигъри тәбрикләүләре ачып җибәрде. Иң тәүдә җыелучыларны тәбрикләп, мәктәп директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов чыгыш ясады. "Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә дә яңа уку елы башлана. Бу көнне барлык юллар да мәктәпкә илтә. Без сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәмдә күрүебезгә шатбыз. Бүгенге көн укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә тантаналы – чөнки аларның иңендә гимназиянең һәр сыйныфы, һәр укучысы өчен җаваплылык йөкләнә. Нәкъ шушы көнне гимназия, ишекләрен киң ачып, сезне каршылый, яраткан укучыларыбыз!
Мәктәбебезнең барлык укытучыларын, укучыларын яңа уку елы башлану белән котлап, сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм уңышлар телим. Хәерле сәгатьтә!”, – дип тәмамлады ул тәбрикләү сүзен. Муниципаль район хакимияте һәм мәгариф бүлеге исеменнән котлаулар һәм изге теләкләрне мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Наил кызы Агиева җиткерде. Чыгышлар гимназиянең яшь талантлары – "Кечкенә йолдызчыклар” ансамбле әзерләп күрсәткән концерт номерлары белән аралашып барды. Мәктәптә озак еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традиция буенча, Белем көнендә бары тик "яхшы” билгеләренә генә өлгәшүче уку алдынгыларын Мактау грамоталары белән бүләкләү өчен бәйрәмне алып баручы Айгөл Әхмәтҗанова сәхнәгә мәктәп директоры Ратмир Фоат улын һәм аның уку-укыту буенча урынбасары Гүзәл Җәмигънур кызы Смакованы чакырды. Ә алдынгылар бихисап монда. Ныкышмалы хезмәт нәтиҗәләрен күрү алар өчен аеруча сөенечле булды бу минутларда.
Яңа уку елының беренче дәресенә чакырып, җиз кыңгырау моңы чыңлады. Аны 6 сыйныф укучысы Нияз Мөхтәруллин һәм 2нче сыйныфтан Ирина Янгирова яңгыратты. Шушы күңелләрне җилкендергеч моң астында укучылар сыйныф бүлмәләренә таралышты. Хәерле сәгатьтә башланып, аларны яңа үрләргә алып менсен иде чираттагы уку елы!
Рәзилә Арсланова.


Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск