Пятница, 03.05.2024, 21:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 12 » Үзвакытында һәм сыйфатлы итеп
07:15
Үзвакытында һәм сыйфатлы итеп
Муниципаль район хакимияте башлыгының агымдагы елның 23 октябрендә кабул ителгән 120 санлы боерыгы авыл хуҗалыгы техникасын 2013 елгы кыр эшләренә әзерләү турында. Боерыкта әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы машиналарын бу чорга үзвакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп әзерләү максатында хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыкларына норматив таләпләргә ярашлы авыл хуҗалыгы техникасын дефектовкаларга, озайлы саклауга куярга, ремонтлау бригадаларын һәм звеноларын оештырырга, хезмәт ярышы шартларын булдырырга, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын үзвакытында дәүләт техник тикшерүенә куярга тәкъдим ителә.  Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенә авыл хуҗалыгы техникасын 2013 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек барышына һәм эшнең сыйфатына контрольлек итәргә кушылды. Дәүләт техник күзәтчелегенең Чакмагыш районы инспекциясенә техниканы саклау һәм ремонтлауның норматив таләпләрен үтәү, дәүләт техник тикшерүенең үзвакытында үткәрелүенә күзәтчелек итү бурычы куела.
Авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елның кыр эшләренә әзерләүне тәмамлау вакыты түбәндәгечә билгеләнде:
туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары – 1 гыйнварга, тракторлар һәм тагылмалары – 1 апрельгә, химик препаратлар, минераль ашламалар сиптергечләре – 1 апрельгә, мал азыгы комбайннары һәм печән хәзерләү өчен техника – 25 майга, ашлык комбайннары, ургычлар һәм бөртек чистарткыч җиһазлар – 10 июньгә, автомобиль үлчәүгечләре – 1 июльгә, шикәр чөгендере алу техникасы 1 сентябрьгә кадәр тулысынча әзерлек хәленә китереп бетерелергә тиеш.

Просмотров: 420 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск