Воскресенье, 05.05.2024, 19:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 19 » Зур өстенлек белән җиңделәр
07:12
Зур өстенлек белән җиңделәр
Яшьләр арасында шайбалы хоккей буенча республика беренчелегенә ярышлар дәвам итә. Әлегә финалга ерак, шулай булса да һәр төркемдә иң көчле командалар төсмерләнә башлады да инде. Безнең районның "Строитель” командасы да, җиңү артыннан җиңү яулап, ышанычлы рәвештә алга бара. Хәтта республика шәһәрләренең иң көчле хоккейчыларын да авыр хәлдә калдыра алар.
Узган атнаның якшәмбесендә безнең егетләр Туймазы шәһәренең "Спартак” командасы белән очрашты. Уен Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе янындагы хоккей тартмасында барды. Беренче минутлардан ук боз мәйданында кызу алыш башланды. Ике як та җиңү өчен бөтен көчен һәм осталыгын салды. Шуңа карамастан, безнекеләр көчлерәк булып чыкты: кунакларны 6:3 исәбе белән ышанычлы җиңүгә иреште. Хоккейчыларыбыз бу көнне, матур уен күрсәтеп, Чакмагыш көярмәннәре өчен зур шатлык китерде. Киләчәктә дә аларга яңа җиңүләр теләп калабыз.
Рәшит Ганиев.


Просмотров: 479 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Халит_Карьяуды  
0
Командының турнир таблицасы белән танышасы килә. Кайдан табырга мөмкин?

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск