Воскресенье, 05.05.2024, 16:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Август » 28 » Әзерлекнең соңгы этабында
07:26
Әзерлекнең соңгы этабында
–Реканс Фәнил улы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауга вакыт аз калды. Бу мөһим сәяси кам-панияне үткәрүгә әзерлекне бүген нинди  дәрәҗәдә дип әйтеп була?
–Әйе, республика парламентына депутатлар сайлауның соңгы,  хәлиткеч этабына кердек. Исегезгә төшерәм: сайлау беренче тапкыр билгеле бер вакытта – 8 сентябрьдә – Бердәм сайлаулар көнендә үткәреләчәк. Аңа әзерлек эшләре календарь планга ярашлы алып барыла. Әлегә кадәр кандидатлар күрсәтү һәм теркәү үтте, хәзер сайлау алды агитациясе бара.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, безнең 54 санлы Рәҗәп сайлау округы буенча (аңа өч район – Бакалы, Шаран һәм безнең район биләмәләрендә яшәүче сайлаучылар керә) ике  депутат сайлаячакбыз. Шуларның берсе – сәяси партиядән (12  сәяси партия катнаша), икенчесе – бермандатлы сайлау ок-ругыннан (анда 5 депутатлыкка кандидат теркәлде). Алар арасында иң лаеклы дип табылганнары депутат мандатына ия булачак. Моны 8 сентябрь көнне сайлаучылар хәл итәчәк.
–Сайлау алды агитациясе барган вакытта нинди чаралар үткәрелүе белән дә  таныштырып үтегез әле.
–Законга ярашлы, сәяси партияләрнең һәм бермандатлы сайлау округларыннан депутатлыкка кандидатларның сайлау алды материаллары  жирәбә буенча  билгеләнгән көннәрдә киңкүләм мәгъ-лүмат чараларында  бушлай басыла. Хөрмәтле гәзит укучылар безнең сайлау округы буенча теркәлгән депутатлыкка  кандидатлар һәм сәяси партияләрнең сайлау алды материаллары белән район "Игенче” гәзите аша да, төрле плакат-листовкалар буенча да танышып бара- дыр, мөгаен. Моннан тыш, сайлаучылар белән очрашулар даими үтеп тора. Андый очрашулар Чакмагышта берничә тапкыр булды, киләчәктә дә дәвам итәр, дип уйлыйм. 7 сентябрьдә сайлау алды агитациясен алып бару тыела, бу вакытта "тыныч көн”  игълан ителә.
–21 августта, белүемчә, участок сайлау комиссиясе рәисләре белән очраштыгыз. Әлеге җыелышта сүз ни хакта барды?
–Сүз сайлауларга әзерлек мәсь-әләләре, алда торган бурычлар турында барды. Участок сайлау комиссияләренең эш вакытын билгеләдек. 23 августтан алар эш башлап җибәрделәр. Алты көн дәвамында иртәнге 9 сәгатьтән кичке 18 сәгатькә кадәр (ял көннәрендә 9-12 сәгатьләрдә) эшләгәч, 29 августтан 6 сентябрьгә  кадәр 14-20 сәгатьләрдә (ял көнендә 14-18 сәг.), 7  сентябрьдә 9-17 сәгатьләрдә сайлау участокларында  кизүдә торачаклар.
— Комиссия әгъзалары нинди эшләр башкара?
–Сайлаучылар  исемлеге белән эшләү иң мөһим, беренче чираттагы бурыч итеп куела. Бу исемлеккә бар-
лык сайлаучылар да  кергәнме, исем-шәрифләре, адресы дөрес итеп языл-ганмы – һәммәсен җентекләп  тикшереп чыгачаклар. Соңрак, һәр йортка кереп, сайлауга чакыру кәгазе та-
ратып йөргәндә, тагын бер тапкыр исемлекнең дөреслеген тикшереп, аныклап барачаклар. Инвалидлар исемлеге булдырылачак, тавыш биргән көнне сәламәтлеге торышы буенча  сайлау участогына килә алмаучыларны ачыклау, сайлауга бару юлы  маршруты төзү дә – алар җаваплылыгында. Һәм, әлбәттә, сайлау участогында сайлаучылар өчен уңайлы шартлар булдыру  хәстәрен дә күрәчәкләр. Сайлау участогын җиһазлау, кабиналарга бару юлы, күчмә урналар әзерләү, электр энергиясе белән өзлексез тәэмин ителү, ышанычлы телефон бәйләнешен булдыру, иминлек, янгын  хәвефсезлеге, техника белән тәэмин ителү һ.б мәсьәләләр дә аларның игътибар үзәгендә тора. Кыскасы, комиссия  әгъзаларының һәркайсына эш җитәрлек. Округ сайлау комиссиясе белән берлектә алда торган бурычлар үзвакытында үтәлер, дип ышанам.
–Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар да оеш-тырылачак, дип ишеттем…
–Укулар шушы атнада үтәчәк. Анда алар сайлауларга әзерлек барышында һәм аны  үткәрүдә хокук мәсьәләләрен, закон нормалары һәм таләпләрен өйрәнәчәкләр. Бу чара һәркем үзенә йөкләтелгән вазифа бурычларын тәгаен белсен һәм аларны җиренә  җиткереп үтәсен өчен үткәрелә.
–Сентябрь – мәшәкатьле ай: бу вакытта кешеләр көзге уңыш җыю белән мәшгуль, кышка әзерлек бара, яңа уку елы башлана. Мондый чакта, сезнеңчә, сайлау үткәрүдә авырлыклар килеп тумасмы?
–Әйе, бүген эшнең кайнаган чагы, шулай да мин бернинди дә авырлык күрмим. Киресенчә, җәйге ялдан соң, шулай ук көзге муллык чорында  кешеләрнең кәефе күтәренке була. Көннәр дә матур, җылы. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары бай  тәҗрибәгә ия. Ә мәшәкатьләр ел әй-
ләнәсенә бетеп тормый инде ул. Гаиләң белән бергә сайлау участогына барып килүгә әлләни күп вакыт китми. Үзебез яшәгән республикабыз – гүзәл Башкортстаныбызның матур, якты ки-ләчәге турында кайгыртып, һәркемнең әлеге сайлауларда катнашуы – бик тә кирәкле, мөһим эш.  Һәркайсыбыз актив гражданлык позициясендә торса, яшәешебез дә тотрыклы булыр.
             Рәшит Вахитов әңгәмәләште.
Просмотров: 663 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск