Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе
Рәиф Сибатов белән әңгәмә
– Район кулланучылар җәмгыяте элек-электән тотрыклы, көчле һәм бердәм эшләве белән республикада киң билгеле. Рәиф Фәрит улы, Сез җитәкчелек иткән коллективның бүгенге эшләре ничек бара? Заман тудырган авырлыклар сезгә дә комачаулык ясый торгандыр бит?
– Әйе, соңгы ике дистә елда каты көн-дәшлек шартларында эшлибез. Күреп торасыз, Чакмагышта, шулай ук башка авылларда да берсеннән-берсе зуррак магазиннар, кибетләр ел саен артып тора. Быел җәй айларында гына да берничә супермаркет ачылды, тагын яңалары төзелә. Сүз дә юк, халыкка заманча сәүдә хезмәте күрсәтелүе яшәешебезнең яхшыра баруын ачык күрсәтә. Хәзер һәркемгә үзенә ошаган магазин-кибеттән элеккечә озын чиратларда тормый гына үзе теләгән товарны сайлап сатып алу мөмкинлеге бар. Мондый шартларда сатып алучыларны җәлеп итү өчен безгә тагын да яхшырак эшләргә кала. Авырлыкларга бирешмәскә тырышабыз. Кыенлыклар алдында каушап калмадык, дип ныклы әйтә алам. Бүген эшләребез уңышлы бара. Алдыбызга куелган бурычны үтәп киләбез, үз көчебезгә таянып һәм ышанып, табышлы эшлибез. Безнең дә базар икътисадында үз урыныбыз, үз сатып алучыларыбыз бар. Сер түгел, без халык соравын ныклап өйрәнеп, үзебездә күп төрле һәм сыйфатлы азык продукциясе җитештереп отабыз.
– Менә шул хакта сөйләшеп алыйк әле. Гәзит укучыларны да ул кызыксындырыр дип уйлыйм. Көнбатыш илләренең Русиягә санкцияләре артканнан-арта барган вакытта азык-төлекне үзебездә җитештерү һәм шул рәвешле импорт товарларын алмаштыру бүгенге көндә ил күләмендә аеруча актуаль булып тора, шулай бит?
– Бу турыда сүз чыккач, тәүдә Көн-батыш илләренең безнең илгә азык-төлек санкцияләренә кагылышлы кай-бер фикерләремне әйтеп үтәсем килә. Килешерсез, соңгы 20 елда безнең илдә чит ил товарлары нык артты. Арада хәтта 80 процентка кадәр җиткәне бар. Бу хәл илнең азык-төлек иминлегенә куркыныч ясый, диләр экспертлар. Чыннан да, читтән китерелгән очсыз товарларны сатып алырга күнегеп киттек. Ни өчен аларның товары очсызрак, дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки Көнбатыш илләрендә җитештерүчегә дәүләттән зур ярдәм күрсәтелә. Белгечләр фикеренчә, аларда бу ярдәм күләме безнең илнекенә караганда йөзәр мәртә-бәгә күбрәк. Ә бит шул ук Яңа Зеландия, Ирландия маен, Норвегия, Латвия балыгын, Германия итен, Голландия сырын һәм башка күп илләрдән сатып алынган азык-төлек товарларын кысрыклап чы-гару, алмаштыру өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әгәр дәүләт авыл хуҗа-лыгына ярдәмен кискен арттырса, безнең ил азык-төлек продукциясен 4 тапкырга күбрәк җитештерә ала. Совет чорында үз продукциябез белән үзебезне тәэмин итә алдык ләбаса. Ә 100 ел элек патша Русиясе хәтта чит илләрне дә туендырган.Безнең кулланучылар җәмгыятендә күп төрле азык-төлек продукциясе җитештерү, ассортиментны арттыру һәрчак төп игътибар үзәгендә торды һәм ул бүген дә шулай. Үзебездә җитештерелгән продукцияне районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Алар турында бүген җентекләп сөйләп тормыйм, ә менә узган елда җитештерә башлаган яңа кондитер ризыклары турында җентекләбрәк тукталып үтү урынлы булыр дип уйлыйм.
– Гомум туклануы предприятиесендә печенье чыгара башлавыгыз турында әйтәсезме?
– Нәкъ шулай. Үзебезнең средствога Швециядән газ миче, Италиядән “Ревента” ротация-лента машинасы сатып алдык. Алдан кондитер цехына ремонт үткәргән идек – барлык шушы мәшәкатьләр 9 миллион сумга җитте. Эшне узган елның ноябрь аенда башлап җибәрдек. Яңа җиһазны эшкә кушып җибә-рер алдыннан Италиядән белгеч килеп, 3 көн дәвамында җиһазны хезмәтләндерү серләрен аңлатты. Элекке кондитерлар эшкә бик тиз арада өйрәнделәр. Флидә Казыйханова җитәкчелек иткән коллектив (анда 5 кеше хезмәт сала) бер сменада 400 килограммга кадәр берничә төрле печенье җитештерә.
– Яңа продукцияне сатып алалармы?
– Бик теләп алалар. Печеньеның төп компонентлары – он, шикәр, бал, май, лимон кислотасы, барысы да экологик яктан чиста продукт, сыйфаты әйбәт, тәмле, шуңа да аны һәркайда көтеп алалар.Гомумән, бездә күп төрле һәм зур күләмдә кондитер изделиеләр җитештерелә. Камыр ашларын үзебездә генә түгел, ә республикабызның төрле шәһәр һәм районнарына да илтеп сатабыз, чит-кә чыгарылганы хәтта 70 процентка җитә. Күршеләребез Бакалы, Илеш, Кушнаренко, Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Тәтешле районнарының райполары белән тыгыз бәйләнештә торабыз, алар безнең белән бик актив эшлиләр. Стәрлетамак районара базасы аша Башкортстанның көньяк районнарына чыгабыз. Әйткәнемчә, безнең азык-төлек продукциясе һәркайда үтемле, бу өлкәдә каты конкуренция шартларында эшләсәк тә, товарларыбыз киштә-ләрдә сатылмый тормый, зур сорау белән файдаланыла.
– Сездә пешерелгән пирогларны, чәкчәк һәм тортларны да яратып алуларын беләм…
– Пирогларны, чыннан да, бездә бик тәмле итеп пешерәләр. Эчлекләре күп төрле: шомырт, кара җимеш, күрәгә, балан, брусника, алма повидлосы һәм башкалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аларда бернинди химик матдәләр, кушымталар юк, экология ягыннан чиста продуктлар. Моннан тыш, бездә элек-электән җитештерелгән, халык арасында киң кулланылган икмәк-булка изделиеләре, прәннек, клиндер-баранкалар, сухарилар һәм башка ашамлыклар да яхшы сатыла.
– “Колос” кафесында ярымфабрикатлар әзерләнүе хакында да халыкка киң билгеле. Бу хакта ни әйтерсез?
– Котлет, бифштекс, фарш, берничә төрле пилмән, манты, голубцы – барысы да кул белән эшләнелгән, тәмләп, бизәп-матурлап, телне йотарлык итеп, күңел җылысын салып пешерелгән кабымлыклар. Алар чиста продукт, натураль чималдан тора. Итне билгеле, ышанычлы кешеләрдән генә сатып алабыз. Яшелчәнең дә төрлесе – аш чөгендере, кишер, бәрәңге, суган яхшы итеп чистартылып, прилавкага чыгарыла. Ярымфабрикатлар да зур сорау белән файдаланыла. Кешеләр өчен бик уңайлы, чөнки өйдә тиз арада ризык әзерләп була.
Бездә әзерләнгән барлык азык-төлек продукциясе дә санитар-эпидемиологик һәм гигиена таләпләренә җавап бирә. Тикшерү, күзәтчелек итү органнарыннан да, кулланучылардан да безнең эшебезнең сыйфатына карата дәгъва белдерелгәне юк.
Быел “Башак” кафесында ремонт үтте, зал зурайтылды, интерьер яңартылды, башка уңайлыклар булдырылды. Кафе һәм магазиннарда эш шартларын яхшырту даими игътибар үзәгендә тора. Район үзәгендәге чәчкәләргә күмелеп утырган “Метелица” магазинына барып керүе күңелле, ул шәһәрдәге супермаркетлардан һич тә ким түгел, җаның ни тели – анда шул бар. Башкалары да заман таләпләреннән артта калмый. Яңа Балтач, Аблай, МитрәӘюп, Рәҗәп, Иске Калмаш авыл мага-зиннары сатучылары аеруча тырышып эшлиләр, планнарны үтәүгә лаеклы өлеш кертәләр.
– Белүемчә, әлеге вакытта райпода 240 кеше эшли. Сездә кадрлар җитәме?
– Дөресен әйтергә кирәк, хезмәт-кәрләргә, белгечләргә кытлык кичерәбез. Безгә эшкә килергә теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Без Чакмагыш кооператив техникумында һәм башка уку йортларында укып һөнәр алу өчен яшьләргә юллама бирәбез. Мондый мөмкинлектән фай-даланучылар безнең җәмгыятьтә 3 ел эшләргә тиеш. Коллективта үзен күрсәткән җитәкчеләр, булдыклы белгечләр, оста һөнәр ияләре күп. Мәсәлән, бай хез-мәт традицияләренә ия булган икмәк ком-бинатының (биредә 1970 еллардан бирле икмәк пешерелә) яңа директоры Альберт Моталлапов үзен уңай яктан күрсәтеп өлгерде. Быел комбинатта яңа магазин төзелде һәм җиһазландырылды, ул тиздән ачылачак. Анда үзләрендә җитештерелгән, яңа гына пешеп чыккан тәмле икмәк, башка продукция сатылачак.
– Сезнең хезмәткәрләр Чакмагышта үткән ярминкәләрдә дә бик актив катнашалар. Кайчан барсаң да, төрле продукция тәкъдим итәләр, тәмле ризыкны шунда ук әзерләп тә бирәләр. Бәйрәм көннәрендә дә ял итми халыкны хезмәтләндерәсез.
– Ярминкәләрдә генә түгел, район, республика чараларында да даими катнашып торабыз, үз продукциябезне, осталыгыбызны күрсәтәбез. Аш-су осталары, уңган пешекчеләребез ирешкән уңышлар тирә-якта күптән танылу алды. Туй табынына икмәк, чәкчәк, башка камыр ашларына, тортларга заявкалар күп була. Туй кичәләре, туган көннәр, юбилейлар һәм башка гаилә бәйрәмнәре, корпоратив очрашулар, һич арттыру түгел, бездә һәрчак күңелле, истә калырлык үтә. Табыннардагы сыйнигъмәтнең барысы да үзебездә әзерләнгәне генә кулланыла, хезмәтләндерү культурасы, сервис та югары дәрәҗәдә. Эшебездә сыйфат, әйткәнемчә, һәрвакыт иң беренче таләп итеп куела һәм ул төгәл үтәлә, дип әйтергә нигез бар.
Сүземне йомгаклап, район гәзитенә шундый тәкъдимем бар. “Игенче”нең һәр санында билгеле бер урында үзебездә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән гәзит укучыларны якыннан та-ныштырып барырга, аларны халыкка күрсәтергә телибез. Кешеләр төрле ризыкларның характеристикасын, әзерләү технологиясен, сыйфат күрсәткечләрен ныграк белсен өчен эшлибез моны. Бу язмаларны безнең белгечләр әзерләячәк.
Без үз халкыбыз, ил мәнфәгатьләрендә эшлибез. Безне бернинди санкцияләр дә куркытмый. Бу санкцияләргә җавап итеп, эшебезне тагын да яхшырту юлларын эзлибез.
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.
|