Агымдагы елның 20 февраленнән 29 февраленә кадәр республикада «Корал» операциясе үтә. Ату коралларын, патроннар һәм боеприпасларны үз иреге белән тапшыручылар акчалата дәртләндереләчәк. Өегездә электән сакланганнарын да һич курыкмыйча безнең бүлек хезмәткәрләренә китереп тапшырып, сизелерлек күләмдә акчалата бүләккә ия була аласыз. Әлеге вакытта (ул да 29 февральгә чаклы дәвам итә) «Браконьер» операциясе дә бара. Урманга кышкы ауга чыгучы һәр кешенең коралга рөхсәте, лицензиясе, путевкасы мотлак үзе белән булырга тиеш. Ринат Ризванов, район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү хезмәте инспекторы.
|