Очрашуны башлап җибәрүче муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков залда утыручыларны авыл биләмәләрендәге хезмәт коллективларында профилактика көннәре үткәрү турындагы муниципаль район хакимиятенең карары белән таныштырып үткәннән соң, сүзне Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәвилә Хөсәеновага бирде. Рәвилә Хурамша кызы тәүдә авыл биләмәсе белән кыскача таныштырып үтте. Авыл биләмәсендә әлеге көндә 1246 кеше яши, 496 хуҗалык бар. Эш көчендәгеләр – 573, пенсионерлар 313 кеше исәпләнә. Мәктәпләрдә 141 бала белем ала. Авыл халкының бер өлеше "Базы” кооперативының Калмашбаш бүлегендә, "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасына караган җирләрдә иген игү, терлекчелек белән шөгыльләнә. 6 фермер, 4 шәхси эшкуар бар.
Авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча беркадәр эш алып барылган. Калмашбашта 7 кешедән торган янгын командасы оештырылган, ул ел әйләнәсенә даими кизүдә тора. Янгын сүндерү автомашинасы җылы гаражда тотыла. Салкында да су ала торган краннар булдырылган. Шулай ук быел авылларда төзекләндерү, табигатьне саклау буенча да җитди эшләр башкарылган.
Чыгыш ясаучы төп игътибарны авылларда җәмәгать тәртибен саклау, эчкечелеккә каршы көрәш, "авыр” гаиләләр проблемаларына юнәлтте. Моңа кадәр биләмәдә имин булмаган дүрт гаилә исәптә торган булса, хәзер берәү генә калган. Исәптә тормаганнары да бар. Авыл хакимияте башка оешма-учреждениеләр белән берлектә аларны төрле мәдәни һәм башка тәрбияви чараларга җәлеп итәргә тырыша. Андый гаиләләрнең тәртибен административ комиссия утырышларында даими тикшереп торалар.
– Эчкечелек – заман бәласе. Эчкечелек аркасында җәмгыятькә килгән зыянны санап бетерерлек түгел. Гаиләләр таркалуы – шуларның берсе. 13 кеше (шуның өчесе – хатын-кыз) наркологик кабинетта исәптә тора. Исерткеч эчемлекне хатын-кыз эчсә, бигрәк тә начар. Без ике хатын-кызны шушы яман гадәттән арындыра алдык. Әмма хәмер яратучылар бар әле авылларда. Алар безнең тормышыбызны ямьсезлиләр, яшь буынга начар үрнәк күрсәтәләр. Гаиләдә балаларын юньләп тәрбияләмиләр, хәтта сабыен караудан читләшүчеләр дә бар. Без күмәкләп, бергәләп тотынсак кына шушы зур бәладән арына алачакбыз, – диде ул һәм эчкечелеккә бәйле булган бер проблеманы атап үтте. Ул да булса, авылларда кайбер намуссыз кешеләрнең үз йортыннан яшертен генә алкогольле эчемлек сату очраклары зур борчылу тудыра. Калмашбаш авылында, мәсәлән, берничә йортта шул рәвешле аракы саталар. Халык нәфрәтен уятырлык шушы хәлне белеп торсалар да, хәмер сатуны һаман да туктата алмыйлар. Хакимият башлыгы моны беренче чиратта халыкның бу өлкәдә пассивлык күрсәтүендә, битараф булуында күрде. Аракыны законсыз рәвештә сатучыларны тәгаен белсәләр дә, бу хакта урындагы власть органына да, участок уполномоченные исеменә дә, башка органнарга да гариза язмыйлар, хәбәр итмиләр. Һәркем үз кабыгында бикләнеп яши. Урысча әйтсәк, "моя хата с краю” була инде.
Авылның Кырла очында сәүдә ноктасы – кибетнең булмавы да моңа күпмедер дәрәҗәдә булышлык итә торгандыр. Иске Биккенә авылында бүгенге көндә фельдшер юк икән. Яшь белгечләр авылга кайтмый. Әгәр белгеч табылса, аңа төрле яклап ярдәм итәргә торалар.
Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә әлегә чаклы тәгаен участок уполномоченные юклыгы да әйтелде. Бу хәл дә үзен нык сиздерә. Ә ул бу төбәк авылларына бик кирәк.
Район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев авылларда хокук тәртибен саклау, закон таләпләрен үтәү, кешеләрнең имин тормышын тәэмин итү буенча урындагы власть органының һәм хокук саклау органнарының җаваплылыгы турында да искә төшерде. "Авылларда йорттан алкоголь эчемлекләр сатуны туктатырга, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга, моңа каршы көрәшергә кирәк. Законны бозып начар гамәлләр кылган аракы сатучыларны гына түгел, ә аны сатып алучыларны да урындагы телевидение аша күрсәтергә, район гәзитендә язарга, бөтенхалык хөкеменә чыгарырга кирәк. Мондый чара, һичшиксез, нәтиҗә бирәчәк. Халыкка хокук тәртибен ныгыту буенча башкарылган эшләрне үзвакытында даими аңлатып торырга кирәк, югыйсә, күпләр үзләренең хокукларын һәм бурычларын белми. Власть органнарының эшләрен халык белеп торсын, үткәрелгән чаралар турында хәбәрдар булсын. Үзара аңлашып-сөйләшеп тору, кешеләр фикерен ишетү килеп туган күп проблемаларны урыннарда үзвакытында хәл итәргә, үзара килешеп яшәргә булышлык итә”, – диде район прокуроры һәм проблемалар урында хәл ителмәсә, югарырак органнарга, район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. 12 декабрьдә, Русия Федерациясе Конституциясе көнендә, Русиядә гражданнарны кабул итү үтәчәге хакында да искә төшерде.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев бала тәрбияләүдә ата-ананың җаваплылыгы мәсьәләләренә тукталды. "Бала кич иркенләп урамда йөри. Ул кайда, кем белән, ни эшләп йөри – ата-ана моның белән кызыксынмый. Баланы тәрбияләүдә беренче чиратта ата-ана җаваплы. Участковый көтеп утырырга түгел, ә авылда тәртип булдыруга үзегез ныклап тотыныгыз, проблеманы хәл итегез. Битарафлыктан, таркаулыктан арыныйк, тискәре күренешләргә каршы бергәләп көрәшик. Авыл җыеннарының ролен күтәрергә кирәк. Нигә бергә җыелышып, проблеманы уртага салып ачыктан-ачык сөйләшмәскә? Халык сүзе кешегә тәэсир итми калмый, закон бозучының уңай якка үзгәрүенә ышанам. Активрак булыйк, үз тормышыбызны үзебез көйлик, җәмәгать!”, – диде ул, борчылып. Район эчке эшләр бүлеге на-чальнигының җәмәгать хәвефсезлеге буенча урынбасары Радик Вәзих улы Сәяхов районда хокук тәртибе торышы, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игенчелек тармагы өлкәсендә техника паркының яңартылуы, яңа, заманча техника белән тәэмин ителүе, район ветстанциясе баш табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова малларда чирләр һәм аларны булдырмау буенча күрелгән профилактика-кисәтү чаралары, район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров алкогольле эчемлекләрнең кеше организмына зарары, сәламәт яшәү рәвешен алып баруның әһәмияте, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәширов "Торак” федераль программасы, торак мәйданын яхшыртуга хокукы булган яшь гаиләләргә субсидия бирү турында сөйләп үтте. Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларны яклау буенча комиссиянең сәркатибе Ләйсән Таһир кызы Низамова балаларны яклау, "авыр” гаиләләр, хокук бозулар турында җиткерде. "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе урынбасары Вадим Григорьевич Иванов үзенең чыгышында: "Калмашбашта эшчән халык яши, тырыш хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт! Ләкин авылда алкоголь эчемлек белән мавыгучылар хәтсез. Алар аракы белән дуслыкны өзеп аек тормыш юлына бассалар, бу бригадада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү янә 50 процентка артыр иде. Мин дә авылларда халык җыеннары үткәрү, бу эшне җанландырып җибәрү яклы. Авылда килеп туган күп проблемаларны, аңлашылмаучылыкны шунда бергәләп хәл итеп булыр иде. Җыенда әйтелгән сүз үтемлерәк булырга мөмкин”, – диде һәм, сөйләгәнен дәлилләп, Караталда авыл халкы бердәм эш итеп, үз өеннән исерткеч эчемлек сатучыларны тыя алулары турында әйтте. Янәшәдәге Бүздәк районының Түреш авылы халкы быел республикада уздырылган "Аек авыл” конкурсында җиңеп чыкты. Бәлки, безгә күршеләрнең тәҗрибәсен дә өйрәнергә кирәктер? Кашкар авылында да андый кешеләр сизелерлек кимегән, диделәр.
Профилактика көнендәге очрашуда Калмашбаш урта гомум белем бирү мәктәбе директоры Ирек Ситдиков белән хезмәт ветераны Зөлфә Зиннурова чыгыш ясап, авыл халкын борчыган проблемаларга кагылышлы уй-фикерләрен җиткерделәр. Атап әйткәндә, эчкечелекне авыл халкы гына җиңә алмавы, читтән, тәү чиратта район эчке эшләр бүлегеннән ярдәмгә мохтаҗ булулары ("безне оештырырга кирәк”, диде мәктәп директоры), закон бозучыларны закон нигезендә җәзага тарттырырга кирәклеге, заман афәтенә каршы бергәләп көрәшәчәкләре, бу мөһим эштә авыл халкы да читтә калмаячагы турында әйттеләр. Профилактика комиссиясе рәисе Геннадий Крюков сөйләшүгә йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.