Пятница, 03.05.2024, 21:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 23 » Ватанны сакларга әзерләр
13:35
Ватанны сакларга әзерләр
21 ноябрьдә Яңа Коты урта мәктәбендә районда "Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” дәресләрен укытучылар семинары үткәрелде. Берьюлы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча күнекмә үткәрелеп, ул чараларда янгын сүндерү, медицина, газ хезмәте, полиция хезмәткәрләре дә катнашты.
Бирегә җыелучыларны икмәк-тоз белән кунакчыл каршы алдылар. Бүгенге мөһим чарага әзерлек турында рапортлар кабул ителде.
Һәр сыйныф бу чарага ачык класс сәгате әзерләгән иде. Алар хәрби-патриотик тәрбия бирү, укучыларның сәламәтлеген, саулыгын саклау тематикалары юнәлешендә үткәрелде.
Аннары тамаша залында "янгын чыгу” турында шартлы сигнал алынды. Мәктәптәге барлык укучылар да тиз вакыт эчендә урамга чыгып, стадионга тезелде. Һәр сыйныф җитәкчесе ничә баланың "янгын”нан хәвефсез, исән-имин алып чыгылуы турында рапорт бирде. Шунда "янучы” мәктәп бинасының икенче катында "аягын авырттырган” бер укучының калуы турында хәбәр алынды. Район һәм биләмәдәге янгын сүндерү командалары «ут белән көрәшкә» ашыкты. Тиз арада әлеге баланы хәвефле урыннан алып чыктылар, аңа "ашыгыч ярдәм” күрсәтелде. Семинар артабангы эшен мәктәпнең тамаша залында дәвам итте. Унберенче класста укучы 5 егет спортның хәрби-гамәли (прикладная) төрләре буенча әзерлекләрен күрсәтте. Бу ярышларда егетләр ил сакларга барырга физик яктан тулысынча әзер булуларын исбатлады. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәнен укытучыларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Р.М.Гыйрфанов һәм фикер алышуларда катнашучылар семинар эшенә югары бәһа бирде, бу фәнне укытуга 30 елдан артык гомерен багышлаган тәҗрибәле, сәләтле оештыручы Р.Җ.Шәяхмәтовка яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде.
Шамил Закиров.

Просмотров: 667 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск