Пятница, 03.05.2024, 23:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 11 » Урманга балта күтәреп барма!
07:43
Урманга балта күтәреп барма!
Яңа ел алды мәшәкатьләре
Яңа елга вакыт бик аз калды. Бүләкләр сайларга һәм яраткан бәйрәмебезнең төп бизәге булган Яңа ел чыршысын сатып алырга кирәк. Хәзерге вакытта моны эшләү һич авыр түгел, кибеттән ясалмасын яки махсус базардан ылыс исе бөркелгән яшел чыршы сатып алырга мөмкин. Ләкин кайбер гражданнарыбызга бу ике вариант кына аз, аларга урман сылуына ия булуның тагын бер ысулы – якындагы урманга барып, аны рөхсәтсез кисеп алып кайтып, өй түренә утыртып кую теләге тынгы бирми.  Шушы уңайдан урман сагында торучы хезмәткәрләрнең Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кызу көннәре башлана, чөнки аларга ылыслы үсентеләрне законсыз рәвештә кисүдән сакларга туры килә.
"Чыршы-2013” Яңа ел алды чыршы операциясе 18 ноябрьдә башланды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гомум кулланылышта булган юлларда, урманнарга керү урыннарында стационар постлар булдырылды, яшь чыршы агачларын законсыз хәзерләү мөмкин булган урыннарда тәүлек әйләнәсенә патрульлек итү оештырылды. Рейдларда урман инспекторлары, шулай ук район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнаша. Урман инспекциясе хезмәткәрләренә хокук бозу фактлары буенча үзвакытында чара күрергә, закон бозучы гражданнарны һәм юридик берәмлекләрне матди һәм административ җаваплылыкка тарттырырга кушылды. Чыршыны шул рәвешле кисүчеләргә бу кырын эшләре кыйммәткә төшәчәк. "Административ хокук бозулар турында”гы Русия Федерациясе Кодексының 1нче кисәгендәге 8,28 маддәсенә ярашлы, алар өчен штраф каралган. Гражданнардан 3 меңнән 3500 сумгача, вазифалы кешеләрдән 20 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф түләтеләчәк. Шулай итеп, урманнан чыршы кискән өчен 3500 сум, моның өстәвенә табигатькә китерелгән зыян өчен янә 1700 сум түләргә туры киләчәк. Күренеп тора, чыршыны базардан сатып алу очсызга төшә. Закон да бозылмый, күңелең дә тыныч. Әгәр дә урманда яшел үсентене кискәндә механизмнар һәм транспорт чаралары да кулланылган булса, административ штраф күләме тагын да арта. Бу очракта агачны кисүдә кулланылган эш кораллары һәм киселгән үсентеләр конфискацияләнә. Штрафтан тыш, закон таләпләрен бозучы урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Әгәр зыян күләме 5 мең сум булса һәм аннан артып китсә, ул чагында җинаять җаваплылыгы каралган.
"Туймазы урманы” дәүләт унитар предприятиесенең Чакмагыш участогы быел 2 меңгә якын Яңа ел сылуларын сатуны планлаштыра. Яңа ел чыршыларын урман хуҗалыгы биләмәсендә сатып алырга мөмкин булачак. Якынча бәясе – 200 сумнан 3000 сумга кадәр.
Чакмагыш районы халкына һәм кунакларга зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм: чыршыларны базарда яки урман хуҗалыгында сатып алыгыз, бер-берегезнең Яңа ел бәйрәме кәефен бозмагыз, урман сылулары урларга  балта күтәреп бармагыз!
Сүземне йомгаклап, район "Игенче” гәзитенең барлык укучыларына Яңа – 2014  елда уңышлар, бәхет теләп калам.
Илдус Әхмәдиев,
Чакмагыш урман хуҗалыгы участогы лесничие.
Просмотров: 612 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск