Суббота, 04.05.2024, 00:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 31 » Уку алдынгыларының чыршы бәйрәме
07:40
Уку алдынгыларының чыршы бәйрәме
27 декабрьдә район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның чыршы бәйрәме үткәрелде. Биредә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, Балалар иҗат үзәге вәкилләре катнашты. 
Бәйрәмгә 120 укучы килде. Алар арасында 4-8 сыйныф укучылары – уку алдынгылары, төрле фәннән үткәрелгән олимпиада, спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчәннәр сәнгате лауреатлары, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, район һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары стипендиатлары бар иде.   Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков уку алдынгыларына хезмәт җимешләре өчен мактаулы сүзләр җиткерде. Ул аларга район һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле конкурс-олимпиадаларда катнашып, район данын яклаганнары өчен рәхмәт әйтте, киләсе 2014 елда яңадан-яңа үрләр яуларга, уңышлар теләде. 
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов исемендәге стипендия белән Лилия Зиннәтуллина ( Үрнәк), Булат Исламов (Яңа Балтач), Гүзәл Сабирова (беренче мәктәп), Линар Хаков ( гимназия), Гөлшат Насыйбуллина (Иске Бәшир) бүләкләнде. 
Укучыларны Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева тәбрикләде. Әлеге стипендиягә Алия Әхмәтгәрәева (Юмаш), Игорь Капитонов (Юмаш), Илнара Сәетгәрәева (Аблай), Тимур Рәхимов (беренче мәктәп), Юлия Еникеева (Тозлыкуш) лаек булды. 
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Баһаветдиновның котлау сәламен аның ярдәмчесе Фаил Хәмидуллин җиткерде. "Сәләтле балаларга ярдәм итү фонды” стипендиясе  Вадим Галиев (Иске Калмаш), Илмир Хәкимов (беренче мәктәп), Диана Камилҗанова (гимназия), Айнур Йосыпов (гимназия), Альберт Сәйфетдиновка (Яңа Балтач) бирелде. 
Балалар иҗат үзәге уку алдынгыларына "Олимпия авылында булган маҗаралар” дип аталган театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Ул "Морозко” әкияте күренешләре белән үрелеп барды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре Гүзәлия Галиева, Гөлназ Вилданова, Наил Һадиев, Рәгыйдә Сәетгәрәева, Фларида Садыйкова, Зөлфия Хәбирова, Илмира Гарифуллина, Резеда Әхмәтова, Фәйрүзә Сираева, Светлана Йосыпова, Линар Сәетгәрәев, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Илшат Гомәров, Яңа Балтач мәктәбенең музыка укытучысы Зөлфәт Мөхәммәтдинов рольләрне ихлас башкарды. Текстны сәхнә артында Светлана Тимербулатова укыды. 
Балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике бию күрсәтте, Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкчелегендәге "Шаян үкчә” балалар коллективы биюе һәркемнең күңеленә хуш килде. "Мода театры һәм кием дизайны” балалар оешмасы кызлары  "Кышкы метаморфозалар” дип аталган мода күргәзмәсе тәкъдим итте. Тамаша башыннан ахырына кадәр тиздән башланачак олимпия уеннарына багышланып әзерләнгән иде. 
Тамашадан соң укучылар мәдәният йортының өченче катында үткәрелгән  төрле мавыктыргыч уеннарда катнашты.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина 
фотолары. 

Просмотров: 624 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск