Суббота, 04.05.2024, 02:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 12 » Уңышларга илтә тырыш хезмәт, уңганнарга күрсәтелә хөрмәт
07:20
Уңышларга илтә тырыш хезмәт, уңганнарга күрсәтелә хөрмәт
Көзге кыр эшләре төгәлләнеп маллар фермаларга кайтарылгач, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгелибез. Авыл эшчәннәренең көтеп алынган бәйрәме узган атна азагында "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да зурлап уздырылды. Тантана Тозлыкуш авыл мәдәният йортында үтте. 
Тәүдә кооператив-колхоз әгъзаларын һөнәри бәйрәм белән идарә рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин котлады, аннары тәмамланып килгән хуҗалык елының кайбер күрсәткечләре белән таныштырды, хезмәт алдынгыларын бүләкләде.
Әйтергә кирәк, алгалыларның агымдагы елның икътисад күрсәткечләре куанычлы. Бу хакта коллективның хезмәт нәтиҗәләре ачык сөйли. Мәсәлән, ел корылыклы килүгә карамастан, тулаем 58292 центнер ашлык җитештерелде, бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 14,5 центнер уңыш җыеп алынды. Көнбагыштан да мул уңыш үстерелгән – гектар көче 11,7шәр  центнер булды. Терлекчелек тармагында да үсеш бар. Агымдагы елның ун аенда барлыгы 2722 центнер ит, 31895 центнер сөт җитештерелгән. Һәр сыердан уртача савым 4760 килограмм тәшкил итә. Әгәр игенчелектә рентабельлелек якынча 53,4 процентка җитсә, терлекчелектә исә сөт буенча 52, ит буенча 25 процент тәшкил итте.
Хуҗалыкта тырыш хезмәтләре белән кооператив-колхозның икътисадын үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең елдан-ел күбәюе шатлыклы хәл. Менә әлеге чарада да аларның исемнәре мактап телгә алынды. Әйтик, комбайнчы Данис Исламов (12093 ц.), басудан ындыр табагына ашлык ташучы Рөстәм Сәйгафаров (16510 ц.) һәм Рөстәм Казыйханов (17320 ц.), яшел масса ташучы Фидан Сәлимов (55064 ц.), мал азыгы хәзерләүдә комбайнда Дамир Сәлимов (12378 т.), "ВТ” тракторында туңга сөрүче Наил Кәбиров (452 га), салам өюдә Галләметдин Хафизов (19072 т.), массаны тыгызлап торучы Айдар Халкаев һәм башка эшләрдә катнашкан байтак механизаторлар, шоферлар югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Терлекчелек тармагында да хезмәт алдынгылары башкаларга үрнәк күрсәтә. Ун айда һәр сыердан 5694 килограмм сөт савып алган машина белән сыер саву операторы Гөлназ Зәйнуллинаның эш күрсәткече сок-ланырлык. Терлекчеләр Илмир һәм Фирдәвис Гәрәевлар симертүдәге сыер малларыннан – 785әр, Динар Шигаев белән Рамил Даутов яшь таналар төркемендә 664әр грамм тәүлеклек артым алганнар. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде.
Агросәнәгать өлкәсендә уңай нәтиҗәләр булгач, алдынгы хезмәт коллективларын, аерым хезмәткәрләрне дәртләндерү мөмкинлекләре дә арта. Ел дәвамында тырышып эшләгәннәрнең берсе дә бүген бүләксез калмады: 47 кешегә кыйммәтле бүләкләр, 36 кешегә акчалата премияләр тапшырылды. 12 хезмәт алдынгысы бер центнердан алып өч центнер авырлыктагы сыер малы белән бүләкләнде. Алар төрле тармакта эшләүче төрле һөнәр ияләре. Хезмәтенә күрә — хөрмәте, дигәндәй, иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәр бүләген дә мул алды. Әйтик, комбайнда иң күп ашлык суктырып хуҗалыкта беренче урынны алган Данис Исламов ун мең сум премия һәм КСК комбайнында мал азыгы хәзерләүдә җитештерүчәнле эшләгәне өчен 200 килограмм авырлыктагы сыер малы белән бүләкләнде. Комбайнчылар Дамир Сәлимов белән Айнур Ханнанов та шундый ук ике зур бүләккә лаек булды. Төрле һөнәрләр буенча беренчелекне алучыларның барысы да унар, икенче урынга чыгучылар – сигезәр, өченче урындагылар алтышар мең сум премия белән дәртләндерелде. Бригадирлар арасында Сыерышбаштан Самат Хәкимов (рәсемдә) җиңүче дип табылды. Таскаклыдан Рәфис Галәветдинов – икенче, Тозлыкуштан Винер Мохтаров өченче урында. Баш белгечләр Илдар Гәрәев белән Фәнил Маннанов  та ирешкән уңышлары өчен акчалата дәртләндерелде. Мондый дәртләндерү чаралары кооператив-колхоз идарәсе белән ел башында төзелгән килешүләрдә каралган. Тырышлыкны үзвакытында күрә-бәһалый белү, хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күр-сәтү, һичшиксез, мактауларга лаек. Андый зурлау кешенең күңелен күтәрә, киләчәктә яңа уңышларга әйди. Тынгысыз авыл эшчәннәренә чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре еш яңгырады бу көнне. Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рамил улы Латыйпов үзенең чыгышында авылда социаль мәсьәләләрнең эзмә-эзлекле хәл ителә баруы, бу юнәлештә башкарылганнарның кайберләре турында сөйләп үткәннән соң эштә  ныклы ярдәм күрсәткән кооператив-колхоз идарәсенә зур рәхмәт әйтте. Киләчәктә дә авыл халкы тормышын яхшырту буенча бергә-бергә эшләячәгенә ышаныч белдерде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов алгалыларның соңгы елларда икътисадый өлкәдә тотрыклы үсеш юлыннан ышанычлы баруын билгеләде. Хуҗалык эшчәннәренең игенчелек һәм терлекчелек тармакларында ирешелгәннәр, авылларда социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителә барылуы тоемлы. Кооператив-колхозда быел бөртекле культуралардан, көнбагыштан район күләмендә әйбәт уңыш үстереп алынды. Ит, сөт җитештерү буенча да районда алдынгылар исәбендә, токымлы маллар саны ишәя. Малларны уңышлы кышлатып чыгару һәм тотрыклы продукция җитештерү өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде. Риф Сәгъдәтулла улы алга карап яшәүче алгалыларны, тырыш хезмәтләре белән уңыш яулаучы якташларын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, тынгысыз хезмәт ветераны, актив җәмәгатьче Алмаз Казыйхановны муниципаль район хакимияте исеменнән 80 яше тулу белән тәбрикләп, аңа картина бүләк итте. Кооперативтан да кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Алмаз Сәетмәгърүф улы күп еллар дәвамында Таскаклы бригадасына уңышлы җитәкчелек итте. Әле Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе каршындагы ветераннар советы рәисе вазифасын башкара.
Тантанада шатлыклы мизгелләр – котлау-бүләкләүләр дәвам итә. Заманында хуҗалыкны үстерүгә күп көчен салган, бүгенге көндә дә яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашкан тугыз хезмәт ветеранына, шулай ук быел яше тулып лаеклы ялга чыккан алты кешегә бүләкләр тапшырылды. Авылда төпләнеп калучы яшьләргә игътибарның артуы да куанычлы хәл. Уңай мисал: яшь белгечләр матди яклап дәртләндерелә башлаган. Ветеринар табиб Марсель Камилҗанов белән бухгалтер Эльвира Хәкимовага кооператив тарафыннан матди ярдәм максатында 20шәр мең сум акча бирелгән. Шулай ук бала туган гаиләдә икесе дә колхозда эшләгән очракта унар, әгәр берсе генә хезмәт салса, бишәр мең сум күләмендә акча түләнә. Быел андый дәртләндерүгә Илмира Хуҗина ия була. Яшь гаилә коручыларга да андый ярдәм күрсәтелә башлаган. Әгәр гаилә әгъзаларының икесе дә колхозда эшләсә егерме мең, берсе генә эшләсә ун мең сум бирелә.
Яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында да әйтергә кирәк. Соңгы ике елда югары һәм урта махсус белем алып хуҗалыкка эшкә кайтучы яшь белгечләргә, атап әйткәндә, баш зоотехник Илдар Төхвәтуллинга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр компенсация  түләнгән. Моннан тыш, ай саен хезмәт хакына 7шәр мең сум өстәмә түләнә. Туган җиренә эшкә кайткан Ленара Гыйззәтуллина белән Миләүшә Дәүләтовага 60ар мең сум бирелгән һәм алар һәр айда 4әр мең өстәмә түләү алалар. Резеда Шәрәфетдинова да тиздән матди ярдәм алачак.
 Бәйрәмгә килүчеләр өчен бу көнне чәй табыны әзерләнде. Һәр кешегә азык-төлек җыелмасыннан күчтәнәч – пакет бирелде. Соңыннан халкыбызның җыр-моң остасы, сәхнә йолдызы Марат Шәйбәков үзенең төркеме белән концерт күрсәтеп, бәйрәмдә катнашучыларга күңелле ял мизгелләре бүләк итте.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 1310 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск