Четверг, 02.05.2024, 17:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 29 » Тугрылыкка ант бирде
09:12
Тугрылыкка ант бирде
25 сентябрьдә Рөстәм Хәмитов рәсми рәвештә Башкортстан Республикасы Президенты вазифасын кабул итте. Тантана – инаугурация церемониясе – Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай бинасында үткәрелде. Анда Дәүләт Думасы, Башкортстан парламенты депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Конституция, Арбитраж, Югары судлар судьялары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Тантананы Башкортстанның Дәүләт Җыелышы—Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты. Аның соравы буенча залга Башкортстан Республикасы Конституциясе һәм дәүләт флагы кертелде. Аннары Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев залдагыларны Башкортстан Республикасы Президентын  вакытыннан алда сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырды. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән күрсәтелгән Рөстәм Хәмитов 1 миллион 851 мең 625 тавыш җыйган, яки сайлаучыларның 81, 71 проценты аңа өстенлек биргән. Сайлау комиссиясе рәисе сайлауларның ачык һәм гадел үтүен билгеләп, күпчелек халыкның яклавын тапкан Рөстәм Зәки улына Башкортстан Республикасы Президенты таныклыгын тапшырды, республика башлыгы адресына котлау сүзләре әйтте. Арытаба сүз Рөстәм Хәмитовка бирелде. Яңа сайланган республика башлыгы Башкортстан Республикасы Конституциясенең махсус данәсенә уң кулын куеп, башкорт һәм рус телләрендә ант бирде. “Башкортстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Башкортстан Республикасының күп милләтле халкына тугры хезмәт итәргә, аның дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кешенең һәм гражданның хокукларын, азатлыкларын гарантияләргә ант итәм!”, – диде һәм ант текстына үзенең култамгасын куйды. Арытаба Рөстәм Хәмитов сүз алып, үзенә ышаныч күрсәткәне өчен Башкортстан гражданнарына рәхмәт әйтте. Шулай ук Ватанга сөюен, үзе яшәгән һәм эшләгән республика белән бик тә горурлануын белдерде.
Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабичның котлавын аның урынбасары Алексей Сухов укып ишеттерде. “Хөрмәтле Рөстәм Зәки улы, Сезне Башкортстан Респуб-ликасы Президенты вазифасын кабул итүегез белән котлыйм! Сайлауларда Сезгә күрсәтелгән ышаныч төбәк үсеше курсының дөрес сайлануын гына түгел, имин киләчәк, икътисадта һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкка нәтиҗәле, ныклы адым ясау өчен һәр кеше алдында югары җаваплылык тоюыгызны да раслый. Бу югары ышанычны аклау өчен Сезгә икеләтә көч белән эшләргә туры киләчәк”, – дигән юллар да бар әлеге котлауда. Алда торган җитди чара – Башкортстанда киләсе елның җәендә үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитлары турында да әйтелде. Алар тарихка бөтендөнья масштабындагы мөһим вакыйга булып керергә тиеш, диелә анда.
– Халык бердәм, оешкан булганда, республикага идарә итүдә гражданнарның катнашлыгын киңәйткәндә генә максатыбызга ирешәчәкбез, – диде Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында. Ул республикабызда башланган үзгәрешләрне киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр, дип ышанабыз.
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 538 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск