Суббота, 04.05.2024, 00:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 24 » Туган якны данлап…
09:18
Туган якны данлап…

                 
21 октябрьдә Уфа "Нур” дәүләт татар театры бинасында безнең районга багышланган
 "Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән чара үтте.

Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым,
Бу дөньяда тик син булган өчен 
Без йөртәбез сиңа күкрәкләргә
Сыймый торган кайнар сөю хисен. 
                                                 М.Нәзиров.



Башкала тамашачылары тәүдә чакмагышлылар тәкъдим иткән кул эшләре күргәзмәләре белән танышты. Укытучылар Иске Бәшир мәктәбеннән Гөлнара һәм Әдис Хәсәновлар умартачылык продуктларын, Рапаттан Резеда Ишморатова иҗат иткән калфакларны һәркем кызыксынып карады. Район балалар иҗат үзәге педагоглары Гүзәлия Галиева, Фәйрүзә Сираева, Светлана Йосыпова, Светлана Тимербулатова һәм башкаларның оста куллары теккән киемнәр, йомшак уенчыклар, курчаклар, сувенирлар һичкемне битараф калдырмады. Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары тудырган туган якның гүзәллеген чагылдырган картиналар сокландыргыч иде. Район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре оештырган "Заманнарның тарихи балкышы”, "Күңелем түрендә син, минем туган Чакмагышым”, "Рухыбызның сүнмәс йолдызлары” һәм башка исемдәге күргәзмәләр яныннан кеше өзелмәде.
Шулай ук азык-төлек продуктлары сату оештырылды. "Чәрмәсән” токымлы-кошчылык фабрикасында җитештерелгән дистәләрчә төрдәге продукция (сатып алучыларны Флорида Хәбибуллина, Ләйсән Хәбирова хезмәтләндерде) сатуга куелды.
"Чакмагыш-сөт” предприятиесеннән (директоры Рафаэль Йосыпов, коммерция буенча урынбасары Резеда Хәмидуллина, технологы Зилә Асылгәрәева) унбиш төрдә сөт продуктлары һәм 6 төрдә икмәк-булка изделиеләре китерелде.
Район кулланучылар җәмгыятенең "Чакмагыш” сәүдә берләшмәсеннән Дамира Ибраһимова (пешекче) һәм Эльза Хөснетдинова (технолог) иллеләп төрдә продукция тәкъдим итте. Тәмле-татлы ризыклар, аеруча торт, печенье, булочкалар күп  сатылды.
Җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы” җәмгыятеннән килгән Руфина Аллаярова, Адель Әхмәтханова егермегә якын төрдәге продукция сатты. 
Күргәзмәләр районның социаль-икътисадый тормышы чагылышы булды. Чакмагыш туфрагында җитештерелгән һәммәсе күпереп пешкән икмәк халкыбызның фидакарьлеген дәлилләде, уңганлыгын күрсәтте. Безнең талантларны күрергә халык күп  җыелды, хәтта тамаша залында урыннар калмады, Ринат Кәримов җитәкчелек иткән халык уен кораллары ансамбле килүчеләрне дәртле көйләр белән каршылады.
Сәхнә түренә "Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдинов күтәрелде, олуг хөрмәт белән Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чакырылды.
– Чакмагышлылар – уңган халык: игенне мул үстерә, терлекчелек продуктларын күп җитештерә. Зыялы, мәдәниятле кешеләр яши бу якларда. "Кызыл таң” гәзитен иң күп алдыручылар да алар, балалары "Әллүки” журналын яратып укый. Гәзит тарихында анда эшләгәннәр саны ике дистәгә якын җые-ла, – дип башлады чыгышын Фаил Камил улы, ихлас күңелдән рәхмәтен белдерде, арытаба да уңышлар, иминлек теләде. Ул хаклы, без үз иҗатчыларыбыз бе-лән горурланырга хаклыбыз. Яңа Балак авылында туып үскән Ремель Миргазиян улы Дашкин 1967 елдан "Кызыл таң” гәзите мөхәррире була, егерме елга якын, ягъни Башкортстан Республикасы Президенты аппаратына эшкә алынганчы, шул җаваплы вазифаны башкарды, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе дә булды, "Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем алды.
Бүген Юлия Фәрит кызы Габдуллинаның исеме хөрмәт белән телгә алынды, аңа чәчәк гөлләмәсе бүләк иттеләр. Ул да безнең районнан, Аблай авылында туып үскән кыз. 1969 елдан башлап "Кызыл таң” гәзитендә хезмәт сала, күпьеллык җимешле хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгы, Башкортстан Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов район хезмәтчәннәре ирешкәннәр турында әйтеп үтте. Чыгышын якташыбыз – Яңа Мортаза авылында туып-үскән Рим Идиятуллинның "Киткәннәргә үпкә белдермәгез” дигән шигырен дә укып тәмамлагач, залдагылар күтәрелеп кул чапты, бу район башлыгының талантларга-иҗатчыларга карата ихтирамы итеп кабул итте.
Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин да бүген хаклы данланды. Ул озак еллар "Кызыл таң” гәзитендә эшләде, төрле бүлекләрне җитәкләде. Сатира һәм юмор остасы буларак, "Тетәбикә һәм Гаделҗан” һәм башка махсус көлке битләрен алып барды. Ул – шагыйрь, шигырьләре татар, башкорт һәм рус, украин телләрендә дә дөнья күрде. 

”Хәерле иртә!”, "Хәерле көн!”, "Хәерле кич!” дигән шигырь китаплары яратып укыла.
Концерт Имәнлекул мәдәният йортының Рамил Хафизов җитәкчелек иткән "Яшел таш” халык биюләре ансамбле чыгышы белән башланып китте, "Татар яшьләре”, "Башкортстан яшьлеге” биюләрен дәртле башкарды алар. 
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев җырчылар бәйгесен "Чакмагышта туганнар” (Тәлгать Шәрипов көе, Гыйлемдар Рамазанов сүзләре) җыры белән башлап җибәрде, "Могҗиза” (Фәрит Хатыйпов көе, Равил Насыйбуллин сүзләре) җыры белән дә күңелләрне әсир                                                   итте.Зур сәхнәләрдә танылу алган Айсылу Такыянузова репертуарын әледән-әле яңартып, яңа җырлар исәбенә тулыландырып тора. Бу юлы ул "Әй, бу гомер”  (Урал Гатауллин көе, Радик Хәкимҗан сүзләре) һәм "Кадерен белик гомерләрнең” (Альфред Якшембәтов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) дигән җырларны башкарды.

Фидан Бикмурзин "Тәфтиләү” җырын ишеттерүгә, залдан   өлкән яшьтәге ханым сәхнәгә күтәрелеп рәхмәтен җиткерде, чәчкәләр бүләк итте. Республикабызда зур популярлык яулаган Илнур Газизовның халык җырларын башкаруы, гармунда дәртле көйләр яңгыратуы күңелләргә хуш килде. Башкортстанның атказанган артисты Рамил Хаҗиев татар халык җыры "Сагыну” һәм "Кил каршыма” (сүзләрен дә, көен дә үзе язган) җырлары белән залдагыларны сәламләде.
Яшь талантлар Илсур Имаев, Айнур Баянов, Айгөл Габдуллина да тамашачы сөюен яулады. Айгөлнең "Кайтып киләм туган ягыма” җыры күркәм яңалык булды. Җырның көен Алмаз Юнысов иҗат иткән, сүзләрен Айгөлнең әнисе Фәйрүзә Габдуллина язган.
Җырларны дәртле биюләр алыштырды. Район мәдәният йортының Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Зәйнетдинова җитәкчелек иткән "Асылъяр” халык биюләре ансамбле – "Асылъяр”, Тозлыкуш мәдәният йортының "Чакматаш” халык биюләре ансамбле (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Даутова) татар биюе "Гармун”ны башкарып тамашачыны сокландырды. 

Балалар сәнгать мәктәбе бию коллективының чыгышы концертның чагу бизәге булды, нәни кыз һәм малайларның ифрат шома басулары районыбызда яшь талантлар үсүен дәлилләде. Әйткәндәй, әлеге чарада сәнгать мәктәбеннән өч дистәдән артык кеше катнашты. Халык уен кораллары ансамбленең байтак уенчылары – шушы коллектив педагоглары.
Бәйрәмгә чит төбәкләрдә яшәүче талантларыбыз да кайткан иде. Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык ар-тистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның моңга һәм юморга бай чыгышлары залны җанландырды.
– Без иҗат юлыннан 26 ел бергә атлыйбыз, чит өлкәләрдә, зур шәһәрләрдә чыгышлар ясыйбыз. Тик кайда гына барсак та, туган җиребезне данлыйбыз, райондашларыбызның уңышлары өчен сөенәбез, – ди алар. Башкортстанның атказанган артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты Илһам Вәлиевның моңлы тавышын ишетеп залдагылар таң калды. Соңгы чорда якташыбыз Екатеринбургта эшли, опера һәм балет театры солисты. Анда да иҗади биеклекләр яулый. Театрның йөз еллык тарихында беренче кеше булып, безнең Илһамыбыз  опера номинациясендә "Алтын маска”га ия булды.
Концерт Тозлыкуш мәдәният йорты вокал төркеме башкарган "Чакмагышым – язмышым” (Фәүзә Гасакирова көе, Марис Нәзиров сүзләре) җыры белән тәмамланды. Якташларыбыз, "Нур” театры артистлары Айгөл Габдуллина һәм Айнур Баянов кичәне матур итеп алып барды. Чыгышларны музыкаль яктан Рудин Бәдретдинов бизәде.
Сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков күтәрелде. Шундый зур бәйрәм оештырган өчен "Кызыл таң” коллективына рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде. Чыгышы соңында эстафетаны Федоровка районы вәкилләренә тапшырды.
Менә шулай, районнан җиде автобуста килгән сәнгать осталары башкала сәхнәсендә чыгыш ясап, камиллек үрнәге күрсәтеп Чакмагышны данлап кайтты.
Гомумән, "Кызыл таң” гәзитенең популяр проекты кысаларында узган Чакмагыш көннәре якташларны очраштырды, күренекле шәхесләр белән күрешергә-танышырга мөмкинлек тудырды. Бу күркәм чара туган як белән бәйләүче асыл җепләрне тагын да ныгытыр, дип ышанам.

         
Рәзифә Сәхапова.
Автор фотолары.









Просмотров: 1133 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск