Суббота, 04.05.2024, 07:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 21 » Тоткан юлыбыздан тайпылмыйча
12:10
Тоткан юлыбыздан тайпылмыйча
                                     Муниципаль район хакимияте башлыгы 
Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов белән әңгәмә
Сары яфракларны бөтерелдереп искән көзге җил, чираттагы хуҗалык елында крәстиянне генә түгел, тоташ ил халкын туендыручы бәрәкәтле кара туфрак өстенә гәрәбәдәй ялтыраган хәтфә җәймә ябып, киләсе елга кадәр тыныч ял теләп иркәли. Әле яңа гына тук башаклар шаулашкан басулардан инде алтын-сары бөртекләр җыелып алынып бетте, кукуруз һәм башка мал азыгы да тыгызланып базларга салынды, татлы тамырлы шикәр чөгендерен дә барлык хуҗалыклар казып алып эшкәртү пунктларына озатылды, соңгы гектарларда көнбагышның майлы орлыклары суктырылып бетеп килә. Ә бушап калган басуларның күпчелеге туңга сөрелгән, уҗым культуралары да дәррәү күтәрелеп киткән. Җәйге лагерьлардан кайтарылган мал-туар да, яхшылап ремонтланылган һәм барлык шартлар тудырылган фермаларда булдыклы терлекчеләр, ветеринар белгечләрнең игътибарлы мөгамәләсе астында продуктлылыкны тотрыклы арттыра бара. Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында да эшләр көйле дәвам итә. Гомумән алганда, зур тырышлык салып башкарылганнарны билгеләп үтү, алда көткән мәшәкатьләргә ныклап әзерләнү өчен иң уңайлы чор да бу. Шушы уңайдан без муниципаль район хакимияте башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов белән әңгәмәләштек.
– Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы, быелгы хуҗалык елының тугыз ае үтеп китте. Бүген инде башкарылганнарга байкау ясау да урынлыдыр. Унөч саны районыбызның икътисади-сәяси, социаль-иҗтимагый тормышында нинди чагылыш таба?
– Бернинди ырым-шырымнарга ышануга урын калдырмыйча, бездә нәтиҗәле тырыш хезмәт салып, фидакарьлек белән җиңүгә ирешүче чәмле халык яши һәм алар, табигатьнең барлык көйсезлекләренә карамастан, куелган бурычны тайпылышсыз үтәргә күнеккән, дип әйтә алам. Быел да без алдыбызга алганнан читләшмәдек, бөтен көчебезне, сәләтебезне, белемебезне, тырышлыгыбызны юкка сарыф итмәвебез белән хәзер хаклы горурлана алабыз.
Бүген 129500 тонна иген, 53305 тонна татлы тамыр үстереп алдык, дип горуланырга хакыбыз бар, һәм игеннең тулай җыемы былтыргыдан бер ярым тапкырдан артыграк булуын төрле звено белгечләренең, җитәкчеләрнең һәм барлык хезмәт кешеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсе дип хаклы рәвештә белдерә алабыз. Терлекчелектә һәм башка өлкәләрдә дә уңышларыбыз зур.
– Тәгаен саннарга тукталып үтик әле.
– Бөртекле культураларның уртача уңышы һәр гектардан 27,9 центнер тәшкил итте, шул ук мәйданнан шикәр чөгендере 338әр центнер казып алынды. Бүген көнбагышны 260 гектардан җыеп алдык, аның уңышы да начар түгел – 14,5 центнер тәшкил итә. 15701 гектарда – планлаштырылган күләмдә тулысынча уҗым культуралары чәчү тәмамланды, 2014 ел уңышын хәстәрләп, 22502 гектар мәйдан туңга сөрелеп куелды.
Мал кышлатуга да яхшы запас туплап куйдык. Фермалар янына төргәкләргә урап 19 мең тонна печән, шактый күләмдә салам кайтарып өелде, 101,5 мең тонна сенаж, 109,7 мең тонна силос базланылды. Бөртек фуражын да кушып исәпләгәндә, бүген хуҗалыклардагы һәр шартлы мал исәбенә уртача 33,9 центнер азык берәмлеге тупланды.
Бездә бүген  малчылык белән 9 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, җаваплылыгы чикләнгән 3 җәмгыять һәм "Үзәк” машина-технология станциясе шөгыльләнә. 33 товарлыклы-сөтчелек һәм 13 елкычылык фермаларында 24887 баш сыер малы (шул исәптән 7686 савым сыеры) һәм 1369 баш ат асрала. Узган тугыз айда барлыгы 33551 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елдагы белән чагыштырганда 106,6 процент тәшкил итә. Һәр сыердан уртача савым күрсәткече дә, былтыргыдагыдан 79 килограммга артып, 4514 килограммга җитте. Ә менә "Герой” (6166 кг), "Заря” (5848), "Базы” (4987) кооперативларында бу күрсәткечләр тагын да югарырак. Сөтнең продуктлылыгын арттыру максатында һәр фермага  суыту агрегатлары алынды, яңадан-яңа саву линияләре тоташтырыла.
Тереләй авырлыкта шушы чорда 2994 тонна ит җитештерелде, бу да узган елдагы дәрәҗәдә диярлек. Уртача тәүлеклек артым 646 грамм тәшкил итә, ә "Байбулат” (823 грамм), "Победа” (782), "Базы” (758), "Заря” (744) кебек хуҗалыкларда бу күрсәткеч шактый югарырак та. "Чәрмәсән" токымлы кошчылык фабрикасында 504 тонна кош ите һәм 5096 данә тавык йомыркасы җитештерелде. 
Ел башыннан 6542 баш бозау алынды, төп көтүгә 270 баш яхшы нәселле таналар кушылды. Боларның барысының да терлекчелек  тармагында тотрыклы эшчәнлек алып барырга ярдәм итәчәгенә шик юк. 
Токымчылык эшчәнлегенең үзбиеклегендә булуы, терлек кураларының заманча үзгәртелеп корыла баруы (шул исәптән "500 ферма” проектына кушылу да), терлекче, ветеринар кадрларның тиешле әзерлеге, югары һөнәри осталыгы да бу юнәлештә тайпылышсыз алга барачагыбызны дәлилләүче факторлар булып тора. 
–Сер түгел, бүген күп төбәкләрдә, һәм авыл хуҗалыгында гына да түгел, җитештерү куәтләрененең шактый искерә төшүенә, шул сәбәпле тиешенчә хезмәт темпларын саклап калу мөмкин булмауга зарланалар. Бездә бу җәһәттән хәлләр ничек?
–Әйткәнемчә, без эшчәнлегебездә өр-яңа заман техникасы һәм технологияләрен кыю кертүдән баш тартмыйбыз. Һәр ел мөмкин кадәр күбрәк техника, җитештерү корылмалары сатып алуны максат итеп куйдык. Бу җәһәттән дәүләт программалары да ярдәм итә.  Әйтик, быел 9 айда авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлекчелек корылмалары сатып алуга 211 миллион 92 мең сум акча тотынылды. Бу акчага 23 данә трактор, 6 данә бөртексуккыч "Лида-1300”, 4 данә РСМ-142 "Акрос” комбайннары, 13 йөк автомашинасы, 4 чәчү комплексы, 8 КЗК кәтүге, 16 данә сөт суыту җайланмасы һәм башкалар алынды һәм эшчәнлектә файдаланыла.
Мондый эш шулай ук шәхси эшкуарлык структураларында, крестиән-фермер хуҗалыкларында да киң колач белән алып барыла.
–Районыбызда сәнәгать җитештерүе дә ярыйсы дәрәҗәдә генә бара…
–Әйе, бүген "Чакмагыш кирпеч заводы” муниципаль унитар предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы”, "Чакмагыш” сәүдә-җитештерү берләшмәсе” кулланучылар җәмгыяте, "Чакмагыш электр челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан гыйнвар-сентябрь айларында 843 миллион 41 мең сумлык продукция җитештерелеп, былтыргы шушы чордагыдан моның икеләтә артык булуы әлеге тармакта да эшчәнлегебезнең тотрыклы баруын дәлилли. 9 айда 690 тонна икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре, 5,4 мең тонна сөт продукциясе (үсеш –3,2 тапкырга), 84,1 мең тонна кондитер эшләнмәләре җитештерелгән, кирпеч заводы кулланучыларга 7,6 миллион данә шушы төзелеш чималын (үсеш – 2012 елдагыдан 21 тапкырга!) озаткан. Бүген районда мондый куәтләрнең тотрыклы эшчәнлек җәелдерүе бюджет үтәлешенә булышлык итә, ә бу, үз чиратында, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итүгә юл ача. Төгәлрәк әйтсәк, район бюджетына узган ту-гыз айда 410 миллион 621 мең сум (былтыргыдан 13 миллион 980 мең сумга артыграк) акча керде һәм чыгымнар да 364 миллион 529 мең сум (2012 елдагыдан 24 миллион 617 мең сумга күбрәк) тәшкил итте.
–Бу саннар артында социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын үзвакытында һәм тиешенчә фи-нанслауга ирешү һәм алга куелган бөтен максатларны үтәп чыгу ята, дип аңларга кирәктер?
–Дөрес әйтәсез, район бюджетының алдан фаразланганча үтәлеше һәм хәтта көтелгәннән артыграк акча кертелүгә ирешү авыллар инфрастук-турасын ныгытуга, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, дәваханә һәм фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр, башка объектларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүгә, уңай шартлар тудыруга юл ача. Санап үтелгән объектларның һәммәсендә бүген ремонт-төзекләндерү эшләре, җиһаз-корылмалар яңарту, кышка тулысынча әзерлек эшләре үтәлде, аларда эш белән мәшгуль хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын камилләштерүгә ирешү, тормыш-көнкүрешен тотрыклы тәэмин итүгә дә зур игътибар бүленә. Һәркайсы буенча тәгаен саннар китерсәк, бик зурга китәр иде, ләкин бу өлкәдә тотынылган һәр сумның нәтиҗәлелегенә ныклы ышандыра алам.
Киләчәктә дә бу юнәлешне игътибардан читләштермәячәкбез, дип белдерәм. 
–Районыбызны бүген чын-чынлап төзелеш мәйданы белән чагыштыралар…
–Бу,  чынлап та, шулай бит – килешерсез, дип уйлыйм. Бүген район үзәгендә генә түгел, һәр авылда да торак төзелешләре  темпы кимеми, бер-бер артлы сәүдә-җитештерү куәтләре сафка баса, социаль-мәдәни объектлар төзелә. Озакламый Чакмагышта 110 урынлык яңа балалар бакчасы эшли башлаячак, аның  янәшәсендә ел әйләнәсенә  шөгыльләнә алырлык өсте ябулы  боз шугалагы  төзелешен башлап җибәрдек. Каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелеше тәмамланып килә, биологик чистарту  корылмасы төзү дәвам итә. Берсеннән-берсе күр-кәмрәк сәүдә һәм хезмәтләндерү объектлары дәррәү күтәрелә, торак төзелеше дә кызурак темплар ала бара. Чакмагышта гына да өр-яңа микрорайоннар ачыла тору  халкыбызның күркәм, җитеш тормышта яшәвен дәлилли. Әйтик, быел тугыз  айда 14 мең 302 квадрат метр шәхси торак йортлар төзелергә  өлгергән, бу  былтыргыдан 109,2 процент тәшкил итә. Ә мондый күренешләр һәр авылда да күзәтелә. Бу күркәм  үзгәрешләр, әлбәттә, район халкының хезмәт хакы  керемнәренең  торган саен арта баруы  нәтиҗәсе дә. Быел гыйнвар-август айларында уртача хезмәт хакы күләме район буенча 16588 сум (2012 елның шушы чорына карата 115,5 процент үсеш) тәшкил итүе күп нәрсәләр турында  аңлата  торгандыр, дип уйлыйм.
–Эшләгән кешенең тормыш дәрәҗәсе дә арта баруы – күңелле күренеш. Хезмәтсөяр  чакмагышлыларның күңелле ял мизгелләрен кичерергә дә хакы бар. Бу юнәлештә эшләр торышы ничегрәк?
–Кем әйтмешли, безнең чакмагышлылар җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә. Бу ялны да алар мәдәниятле, сәламәтлекләре өчен файдалы итеп  үткәрергә  күнеккән. Әйтик, һәр авылда мәдәният йортлары ишекләре ябылып тормый, аларда авыл талантлары башкару  осталыгын ныгыта һәм һәр елны үткәрелеп торучы  иҗади  бәйгеләрдә моны ачык дәлилләп тора. Халык ансамбльләре белән беррәттән  үзешчәннәр театрлары, аерым башкаручылар арасында ел саен төрле конкурслар үткәреп то-рабыз. Аеруча сәләтле коллективларга  иҗатларын үстерү мөмкинлекләрен арттырырга булышып, уен коралларын, тавыш  көчәйтү аппаратларын, сәхнә костюмнарын  яңарта барабыз. Үзешчәннәребез шулай ук басу-фермаларда хезмәт дәртен күтәрә, республика, ил күләмендә үткән ярышларда районыбыз данын яңа биеклекләргә күтәрүгә өлеш кертә. Бу өлкәдә  үткәрелгән чараларны саный китсәк, бик күп урын алыр иде, шуңа күрә гомумиләштереп, бездә халык  сәнгате — үзбиеклегендә, дип белдерү белән генә чикләнмик.
Спорт белән шөгыльләнү дә актив ял төренә керә. Һәр авылда мәктәп спорт заллары, мәдәният йортлары, стадионнар, хоккей  мәйданчыклары (алар да хәзер дистәләп исәпләнә инде), район үзәгендә спорт-савыктыру  комплексы, стадионнар, чаңгы һәм  велоспорт  трассалары һәрвакыт  спортны үз иткән  һәвәскәрләр  карамагында. Тәҗрибәле  педагоглар, көчле тренерлар кул астында бүген райондашларыбыз милли көрәш, авыр һәм җиңел атлетика, чаңгыда һәм велосипедта узышу, хоккей, бокс һәм башка  спорт  төрләрендә республикабыз, илебез һәм  дөньякүләм ярышларда үзләрен күрсәтә башлады. Булган спорт  мәйданнарыбызда гомумреспублика, хәтта Русия күләмендә ярышлар үтә, бу да  дәрәҗәбезне бермә-бер күтәрә тора. Төрле өлкәләрдәге спортта ирешкән уңышларны, аерым  спортчыларны да күп  атарга мөмкин булыр иде, һәммәсе дә безнең горурлыгыбыз алар. Ә спорт белән  шөгыльләнү, әйтеп үткәнемчә, җәмгыятебезне сафландыручы, сәламәтлегебезне ныгытучы чара да. Быел төрле ярышларга  җитәкчеләребезне дә җәлеп итә башладык, бу да аларның активлыгын арттырырга булышлык 
итми калмас.



–Риф Сәгъдәтулла улы, безнең район турындагы яхшы дан хәзер еракларга  таралды. Киләчәктә дә шулай дәвам итәчәктер бит?
–Әлбәттә! Республикабыз һәм илебез күләмендәге зур чараларда моннан соң да теләп катнашып,  казанышларыбызны күрсәтә барачакбыз, дип  ышандырам. Аларны үз районыбызда үткәрүдән дә читләшмәячәкбез. Тиздән Уфада "Нур” татар театры бинасында "Кызыл таң” гәзите белән берлектә  күркәм чара оештырачакбыз, бу да  безнең  мәртәбәбезне арттыручы чара  булачагына шигем юк. Анда безнең данлы якташларыбыз, төрле өлкәләрдә танылу яулаган шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге дә булачак. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать  тармакларындагы, шулай ук мәгарифтә, мәдәни бәйгеләрдә дә  уртада кайнарлык, ирешелгән уңышларыбызны  күрсәтерлегебез бар һәм без аларны күрсәтәчәкбез дә.
–"Иң мөһиме – кешеләр өчен эшләргә” дигән юнәлеш – илебез һәм республика   җитәкчелеге таләбе. Бездә дә шулай булачагына иманым камил.
–Цивилизацияле җәмгыятьтә бу иң  беренче бурыч булып тора.  Тырыш хезмәт белән яшәргә күнеккән барлык райондашларыбыз турында да хәстәрлекне киләчәктә дә күз уңыннан  ычкындырмаячакбыз һәм  мөмкин кадәр арттыра барырбыз, дип  ышандыра алам. Бу шулай булырга тиеш тә.
Әңгәмәдәш – Фәнис Әмирханов.
Просмотров: 628 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск