Пятница, 03.05.2024, 20:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 9 » Тормышка юл мәктәптән башлана
08:22
Тормышка юл мәктәптән башлана
Кешелекнең иң күркәм сыйфатларын туплаган, һәр баланы тәрбияле, белемле шәхес дәрәҗәсенә күтәрүгә армый-талмый хезмәт салучы һөнәр остасы ул – укытучы. Бүген бар игътибар, хөрмәт, котлау, теләкләр – аңа!
5 октябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы матур бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары,  авыл биләмәләре хакимияте башлыклары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында фидакарь хезмәт салучы укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады. "Укытучы һөнәре мактауга, хөрмәткә лаек, мәгариф тармагына игътибарны тагын да көчәйтү – район җитәкчеләренең өстенлекле юнәлеше”, –  диде ул, яшь буынны тәрбияләүдә укытучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек теләде һәм хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән педагогларга дәүләт бүләкләре, район хакимият башлыгы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы —Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның премияләрен тапшырды.
Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева залда утыручы барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. "Кеше нинди генә югарылыкка ирешмәсен – иң беренче адымнары мәктәптән башлана. Балачакта алган белем һәм тәрбия безне гомеребез буена озатып бара. Бүгенге көн һәр кешедән тирән белем, һөнәри осталык таләп итә. Һәрбер укытучы алдына баланы тормышка яраклашырга, бар мөмкинлекләреңне ача белергә, үз-үзеңә ышанырга өйрәтү кебек мөһим бурыч куела. 
Мәгарифне һәм иҗади потенциалыбызны үстерүгә зур ярдәм күрсәткән өчен район администрациясенә рәхмәт белдерәсем килә. Җиңелдән булмаган җаваплы эшегездә сабырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, укучыларыгызга игътибарлы булуыгыз өчен сезгә, хөрмәтле педагоглар, зур рәхмәт. Чын күңелдән иҗади уңышлар, белем дөньясында яңадан-яңа ачышлар телим”, – диде һәм районыбызның бер төркем укытучыларына Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, яңа уку елында районыбыз мәктәпләрендә алты яшь кадрның хезмәт юлын башлавын билгеләп үтте.
"Кызыл таң” редакциясе хезмәткәре Венера Мәҗитованың чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Безнең район "Кызыл таң” гәзитенә язылу буенча республикада I урынга чыккан, ә  "Әллүки” балалар басмасына иң күп язылуны оештырган 5 санлы Чакмагыш балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Чулпан Хәлим кызы Баембитова редакциянең рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләгенә лаек булды.
Кичәдә  Яңа  Балтач урта мәктәбе укучысы Руслан Әбдиев Зөлфәт Мөхәммәтдинов иҗат иткән "Укытучыма” җырын ишеттерде. "Илим” чуваш фольклор төркеме чыгышы, балалар иҗат үзәгенең "Яңгыравык үкчә” берләшмәсендә шөгыльләнүче нәниләр башкаруындагы чечен халык биюе бәй-рәмгә килүчеләрдә онытылмаслык эз калдырды. 
"Мери кей” косметика компаниясенең Чакмагыштагы вәкиле Резеда Фәтхулла кызы Исхакова, алдан игълан ителгәнчә, укытучылар өчен бәйрәм бүләкләре әзерләде: кәрәз телефон номерлары буенча уен оештырып, җиңүчеләргә компаниянең призларын тапшырды, ихлас 
теләкләрен җиткерде.
Республикабызның танылган сәхнә осталары Флорида 
Исмәгыйлева,  Гүзәл Асылбаева, Элина  Богданова, 
Сәгыйдулла Байегет, Ришат Галиханов, Айгиз Ханов,
 Уфа "Нур” татар дәүләт театры артистлары Айгөл Габдуллина
 һәм Айнур Баянов укытучылар хөрмәтенә әзерләп алып килгән концерт залда утыручыларның
 һәркайсысына күтәренке кәеф бүләк итте. 

                                         
                                                  Рәсимә Мөхәммәдиева. 
Просмотров: 2285 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск