Среда, 08.05.2024, 01:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июнь » 27 » Терроризмга hәм экстремизмга каршы – бергәләп!
07:12
Терроризмга hәм экстремизмга каршы – бергәләп!

23 июньдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында "2011-2013 елларда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында терроризм hәм экстремизм профилактикасы” программасы проекты ачыктан-ачык тикшерүгә чыгарылды.

Күмәк тикшерүдә ачыктан-ачык тыңлауларны үткәрү комиссиясе әгъзалары, муниципаль район Советы hәм хакимияте вәкилләре, урындагы биләмәләр башлыклары, хокук саклау, социаль сфера хезмәткәрләре, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре (барлыгы 73 кеше) катнашты.

җыелышны үзәк район дәваханәсенең баш табибы, күмәк тикшерүгә әзерлек hәм аны үткәрү буенча комиссия рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин алып барды. "2011-2013 елларда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында терроризм hәм экстремизм профилактикасы” программасы проекты белән комиссия рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану hәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль идарәлеге дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов таныштырды. Комиссия әгъзалары – район эчке эшләр бүлеге штабы начальнигы Рөстәм Мәхмүт улы Садыйков, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алмаз Рабис улы Гәрәев көн тәртибендәге мәсьәлә буенча эшлекле тәкъдимнәр кертте. 94 санлы янгын каравылы часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов та чыгыш ясап үз фикерләре белән уртаклашты.

Күмәк тикшерүдә катнашучылар программа проектының эчтәлеген хупладылар hәм актуаль мәсьәлә – районыбызның hәр кешесе иминлеге өчен мөhим hәм кирәк булган әлеге программа проектын, әйтелгәннәрне дә исәпкә алып, муниципаль район Советы утырышында тикшерүгә кертергә дигән тәкъдим керттеләр.

 



Просмотров: 2203 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск