Воскресенье, 05.05.2024, 17:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 31 » Терлекчелек тармагы үсештә
07:57
Терлекчелек тармагы үсештә
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы өчен 2011 ел аеруча уңышлы булды. Аннан алдагы 2010ның нәтиҗәләре белән чагыштырганда бу хуҗалык елны үсеш күрсәткечләре белән тәмамлады. 
Рузил Миндияров җитәкләгән икенче ферманың еллык нәтиҗәләренә күз салсак, бу аеруча сизелә. Ит 246 центнерга артыграк җитештерелеп, сөт 430 литрга күбрәк савып алынган биредә.
Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен фермада иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кызу эш бара. Әле таң беленер-беленмәс мәлдә, сәгать 5тә җиң сызганып эшкә тотынган савучыларның тавышын сыер саву аппаратлары күмә. Монда югары күрсәткечләр белән Фәйрүзә Кудашева (һәр сыердан 5738 л савып алган), Гөлчирә Хәйретдинова (5712 л.), Фәзилә Мәрдамшина (5879 л.), Рәсимә Рахманова (5959 л.), Рәзинә Бәдретдиновалар (5865 л.) эшли.
Сөтләр савылып, чиләкләр тулганнан соң мал караучылар, сыерларны ферма каршында утарга чыгарып кичке савымгача йөртә. Мал караучы Ришат Сафуанов, Рәшит Макулов, Радис Нәҗмиев кебек уңганнарның тырышлыгы мактауга лаек. Бозау караучы  Хәбировлар гаиләсе турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Фәйрүзә һәм Марат йөздән артык яшь  бозаулардан аена 630 центнерга кадәр артым ала.
Таналар тулысынча ясалма орлыкландырыла. Бозаулар туу күрсәткечләре дә мактап телгә алырлык. Ясалма орлыкландыру операторы  Данил Гайсин узган елда бозауларны 89 башка артык алуга ирешкән. Икенче ферма буенча барлыгы 650 баш бозау туган.
Зоотехник Булат Зарипов та эшен намус белән башкара. 
Ленинлылар ел саен 70кә якын баш токымлы малны сатуга әзерлиләр. Биредә эшләүче уңган терлекчеләр Илшат Ваһапов, Данис Рахманов тәүлегенә бер килограммга кадәр артым ала.
Хезмәт нәтиҗәләре югары булган терлекчеләр эш хакын тере акча белән ала. Аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә ай саен премияләр бирелә. Елны иң уңышлы тәмамлаган уңганнарга 13нче эш хакы алу мөмкинлеге булдырылган. Пай җире булган колхозчылар ел саен 4әр центнер бодай, икешәр төргәк салам алу хокукыннан файдалана. 
Тырыш коллектив күңелле итеп ял да итә белә. Ел саен аларга "Салават Юлаев” командасы хоккейчылары катнашлыгындагы матчка бару яки район мәдәният йортына килгән артистларның концертын карау мөмкинлеге бирелү бу турыда ачык сөйли.
Лилия Батталова.
Автор фотосы.

Просмотров: 1089 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск