Пятница, 03.05.2024, 20:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 13 » Үтергеч агу сатучыларны фашла!
07:51
Үтергеч агу сатучыларны фашла!
Хөрмәтле чакмагышлылар!
Русия Федерациясендә бүген наркотиклы матдәләр һәм психотроплы үзенчәлекле дару препаратларының законсыз әйләнеше һәм медицина    тәгаенләнешеннән тыш кулланылуы арта баруы, шулар нәтиҗәсендә вируслы гепатит һәм ВИЧ инфекциясе коточкыч тизлектә таралу дәүләтебез иминлегенә, илебез икътисадына һәм халык сәламәтлегенә җитди янау булып тора. Халыкара һәм илебез тәҗрибәсе күрсәтүенчә, наркотиклар сату һәм аларның законсыз әйләнешенә, бу зәхмәтнең  тарала баруына каршы иң йогынтылы чара – бүген җәмәгатьчелекнең наркотикларга бәйле җинаятьләр кылынуга битараф калмыйча, хокук тәртибе сагында торучы органнарга эшлекле ярдәм күрсәтеп торуы.  Без сезне дә әйләнә-тирәгездәге хәлләргә битараф калмаска һәм Гомумрусия "Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрне фашла!” акциясенең чираттагы этабына бердәм кушылырга чакырабыз. Аны Русия Федерациясенең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча хезмәте илебез субъектларының башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнары белән берлектә наркоманияне профилактикалау, дәвалау, наркотикларга бәйле гражданнарны ребилитацияләү өлкәсе белгечләре катнашлыгында күп еллар оештырып килә инде.
Агымдагы елның 12-23 ноябрь көннәрендә махсус "ышаныч телефоннары” аша аноним рәвештә наркотиклы матдәләр сатып ятучыларны фашларга, наркотик-ларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча белешмәләр алырга һәм башка мәгълүматларга ия булу мөмкинлеге тудырыла. Моның өчен барлык Русия территориясендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче махсус штаблар оештырылды. Аларга түбәндәге "ышаныч телефоннары” аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
– Русия Федерациясенең наркотиклы матдәләргә каршы көрәш хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге: 8-800-347-20-30 (түләүсез); 
– әлеге хезмәтнең Дүртөйле шәһәре буенча бүлеге: 8-347-87-2-22-29;
– Чакмагыш районының Яшьләр үзәге: 8-347-96-3-12-63.
Русия Федерациясе наркотикларга каршы көрәш 
хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге.

Просмотров: 480 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск