Берничә ел рәттән Русия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне Президентның махсус кабул итү урыны аша ил җитәкчесенә җиткерү мөмкинлеге тудырыла. Халыкның югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итә алу хокугын тормышка ашыру максатында оештырылган мондый урыннарга Президент шәхсән үзе килә алмаса да, һәр үтенечне тыңлап, алар нигезендә чара күрү вәкаләтләре кабул итүче белгечләргә беркетелгән. Ил башлыгы һәр гражданинны борчыган мәсьәләнең үз вакытында һәм закон таләпләре нигезендә каралачагын гарантияли. Башкортстанда Русия Федерациясе Президентының кабул итү урыны Уфада 2010 елның 28 сентябрендә ачылган иде. Шушы арада бирегә төрле үтенечләр белән 13 меңнән артык башкортстанлы мөрәҗәгать итәргә өлгерде. Вәкаләтле шәхесләр тарафыннан каралган һәр мөрәҗәгать исәпкә алына, мөмкин кадәр хәл ителә бара. Дәүләт органнары эшчәнлегенә караган сораулар исә башкарма властьнең төбәк федераль органнарына карауга озатыла.
Агымдагы елның 20 февралендә Русия Федерациясе Президентының Башкортстандагы кабул итү бүлекчәсенең күчмә төркеме Чакмагыш районына килеп, урындагы халыкны кабул итәчәк. Авыл җирендә яшәүчеләрнең күпләренә шәһәргә барып, белемле юрист табу һәм аларның хезмәтенә түләү проблемасы мәсьәлә булып тора. Ә менә РФ Президентының Башкортстандагы вәкилләре урыннарга үзләре килеп, халыкны бушлай кабул итеп, тиешле юридик хезмәтләрне дә бушлай күрсәтәчәк. Берничә районда мондый аралашулар үтте дә инде, алар барышында йөзләгән кеше үзен кызыксындырган сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар алды. Кабул ителүгә чара үткән биләмәдә яшәүчеләр генә түгел, башка авыл Советлары вәкилләре дә килә һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак.
20 февральдә РФ Президентының Башкортстандагы кабул итү бүлеге белгечләре, Прокуратура, Пенсия фонды, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкилләре, практик юристлар 10нан 13 сәгатькә кадәр Иске Бәшир авылындагы мәдәният йортында (Хуҗин урамы, 89, тел.: 29-1-36; 29-2-19), 14тән 17 сәгатькәчә Рапат мәдәният йортында (Ленин урамы, 15, тел.: 26-4-63) халыкны кабул итә. Үзегез белән шәхесегезгә раслаучы һәм сорау-үтенечләрегезгә кагылышлы документлар алсагыз иде.