Глобаль компьютерлаштыру заманында яшәвебезгә карамастан, гәзит-журналлар, китап-брошюралар кебек басма мәгълүмат чараларының киләчәге ныклы, алай гына да түгел, хәтта ышанычлы да – 18-19 сентябрьдә полиграфистлар һәм нәшрият комплекслары җитәкчеләренең Уфада үткән “Тамга – 2014” төбәкара ачык форумының көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең төп асылы шундый иде. Ике елга бер үтә торган әлеге мәртәбәле чарада республикабызда гына түгел, Мәскәү, Екатеринбург һәм башка төбәкләрдән дә нәшрият комплекслары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты, үзара фикер алышты һәм бергәләп эш итү юлларын билгеләде. Аның эшендә Федераль матбугат агентлыгының киңкүләм хәбәрдарлык чаралары, китаплар бастыру һәм полиграфия эшләре идарәлеге начальнигы Ю.С.Пуля, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Б.Н.Мелкоедов, полиграфистларның төбәкара ассоциациясе президенты Б.А.Кузьмин һәм башкалар катнашты.
Форумга җыелучыларны кызыксындыручы төп сорау, әлбәттә, мәгълүмат даирәсендә аның “ташка басылган”, ягъни кәгазьдәге формаларының киләчәге бармы-юкмы икәнлеге турында булды. 2008-2009 елларда кичерелгән кризис – полиграфия өлкәсендә кулланылучы кәгазьгә, электр энергиясенә, башлыча чит илләрдән кертелүче җыеп алганда “тотынылучы материаллар” дип аталучы офсет ысулы һәм санлы басу машиналарында файдаланылучы кирәк-яракларга (офсет пленкасы, офсет пластикасы, буяулар, порошоклар һәм башкалар) хакның кискен артуы нәтиҗәсендә басмаханәләрнең икътисадый чыгымнары арта төшү, өстәвенә басмаларның тиражлары кимүе әлеге тармакта үтә сизелерлек булды. Кемнәрдер моны басма мәгълүмат чараларының көне бетә, электрон (санлы) матбугат заманы җитте, дип билгеләргә ашыкты. Ләкин тормыш чынбарлыгы чираттагы тапкыр моның әлегә нигезсез булуын исбатлады.
Кем әйтмешли, бүген инновацион тех-нологияләр көчле, үсеш кичерүче XXI гасыр хакимлек итсә дә, әлегә мультимедиа комплексларыннан бөтен халык катламнары да бердәй файдалана алмый. Шәһәрләрдә интернет челтәре көчле, әлбәттә, ләкин анда да ул тулысынча хакимлек итә дияргә иртәрәктер. Авыл җирендә яшәүчеләрнең иң күбе 30 проценты гына бүген мондый мөмкинлекләрдән файдалана ала. Шулай булгач, мәгълүмат чараларының кәгазьдәге варианты бүген дә әһәмиятле һәм кимендә якын 50 ел эчендә актуальлеген югалтмаячак. Хәтта яңа технологияләр күз иярмәслек тизлектә үсешкән очракта да. Моны чит илләр тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Әйтик, бүген Финляндиядә яшәүчеләрнең 90 проценттан артыгы интернеттан файдалану мөмкинлегенә ия: биредә мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып шактый өлкәнәйгән гражданнарга да җиңел генә интернеттан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Ләкин, шуңа карамастан, әлеге илдә Европада иң күп диярлек гәзит-журнал (кәгазьдәгесен, әлбәттә) алдыручылар исәпләнелә, анда хәтта махсус рәвештә Гәзит көне, Китап көне, Журнал көне кебек бәйрәмнәр үткәрелә. Шулай итеп, гәзит иң киң таралган, иң очсызлы һәм эффектлы мәгълүмат чарасы булып кала.
Электрон технологияләрнең өстенлекләре белән беррәттән, җитешсез яклары да күп. Бүген мәгариф өлкәсен модернизациялибез дип белем бирүдә электрон чаралар куллануны арттыру нәтиҗәсендә, әйтик, дүртенче сыйныф укучылары әйтеп торып яздыртканда да тиешенчә диктант яза белми. Дипломлы яшь инженерлар хәтта иң гади механизмнарның да эш тәртибен генә түгел, хәтта аларның дөрес аталышларын да белми, диярлек. Менә шушы күренешне бүгенге телгә аударсак, “медиа фастфуды”, ягъни заманча технологияләрне тиешенчә үзләштерсә дә, тиешле белемгә ия булмаган “ярымфабрикатлар” тәрбиялибез килеп чыга түгелме? Әгәр бүгеннән үк тиешле чарасын күрмәсәк, без чиле-пешле буынга ия булачакбыз! Ә чарасы, әлбәттә, халыкны басма әдәбият, мәгълүмат чаралары белән белемле итү. Федераль мәгълүмат агентлыгының киң мәгълүмат чаралары һәм полиграфия идарәлеге начальнигы Юрий Сергеевич Пуляның да, төбәкара полиграфистлар ассоциациясе президенты Борис Александрович Кузьминның да чыгышлары асылында шушылар булды. Республиканың Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Николаевич Мелкоедов бүгенге матбугат базары торышы белән таныштырды, республикадагы мәгълүмат чаралары алдын-да торган бурычларга тукталды.
Матбугат басмалары бүген үзәктән төбәкләргә таба йөз белән борыла. Төрле сәбәпләр аркасында гәзит-журналларның тиражы кимүгә барса да, полиграфия технологияләрен модернизацияләү, яңаларын үзләштерү, санлы басма продуктларын киңрәк тарату һәм башкалар исәбенә халыкны күбрәк җәлеп итү отышлы булачагы бәхәссез, диелде нәшрият комплекслары җитәкчеләренең үзара фикер алышуы барышында. Басма мәгълүмат чараларының халыкның киң катламына тәэсирле, шулай ук иң очсыз һәм эффектлы булуларын күздә тотып, урындагы, гәзит-журналларны, бигрәк тә милли телләрдә нәшер ителүчеләрен саклап калырга гына түгел, ә арттырырга да кирәклеге бәхәссез. Моның өчен, әлбәттә, сезнең бердәмлегегез, безнең һәр башлангычыбызны хуплавыгыз һәм абунә-челәребезнең арта баруына булышлык итү кирәк. Үз чиратыбызда без, гәзитчеләр, сезне иң яңа мәгълүматлар, фәһемле һәм гыйбрәт алырлык язмалар, шулай ук җәмгыятебезне алга әйдәүче көч булып торган реклама белән артабан да өзлексез таныштырып торырга ышандырабыз.
“Тамга-2014” форумы турында тәэссоратларыбыз шундый. Бергәләшеп киләчәктә дә тормыш-көнкүрешебезне яхшырту хакына теләктәшлектә эшләвебезне дәвам итик.
Фәнис Әмирханов.
|