Пятница, 03.05.2024, 21:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 12 » Тарихи әһәмияттәге вакыйга
12:44
Тарихи әһәмияттәге вакыйга
Бүген —  Русия  Конституциясе көне
20 ел элек, 1999 елның 12 декабрендә, илебезнең иң югары норматив хокукый акты – Русия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Ул Русия тарихында бишенче Конституция, бөтенхалык тавыш бирү (референдум) юлы белән беренче тапкыр кабул ителде. Дәүләтнең Төп законы аның яңа икътисадый формациягә керүенең нәтиҗәсе булып тора. 
Әгәр тарихка кыскача күз салсак, илдә конституцион реформа даими үткәрелеп торуын белербез. Беренче Конституциянең туган вакыты 1918 ел икәнлеге билгеле. Ул пролетариат диктатурасын законлаштырды. Аннары, СССР барлыкка килгәч, 1924 елда яңасы кабул ителә. 1936 елда СССР Конституциясе янә үзгәртелә, аны халыкта "Сталин Конституциясе” дип йөртәләр. Илдә сәяси система үзгәрә, яңара барган саен төп документны үзгәртү ихтыяҗы килеп туа. 1977 елда кабул ителгән яңа Конституция Л.И.Брежнев исеме белән бәйле. Илдә "Социализмның тулысынча җиңүе”н билгеләгән бу Конституция СССР заманында иң соңгысы була. Аңа,  шул чор үзгәрешләрен  исәпкә алып, күп төрле өстәмәләр кертелә. Хәзерге заман Русия Конституциясе дәүләтнең барлык хокукый системасының төп нигезе булып тора. Ул аның нормаларына каршы килмәгән башка законнарның һәм закон актларының мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Конституция иң югары юридик көчкә ия, ул Русиянең дәүләтчелеген, Конституция корылышы нигезләрен, власть органнарының вәкиллекле, башкарма, суд органнары һәм урындагы үзидарәлек системасын ныгыта, кешенең һәм гражданнарның хокукларын һәм азатлыкларын анык билгели. Әлеге Конституция беренче тапкыр идеологик тәгълиматны һәм догмаларны түгел, ә кеше хокукларын иң кыйммәтлесе һәм мөһиме дип таныды, гражданнарның демократик азатлыкларын һәм шәхси мәнфәгатьләрен беренче урынга куйды. Русиянең күп гасырлык тарихында беренче тапкыр чын демократик җәмгыять  төзүгә юнәлеш тоткан Конституциябездә демократия юлыннан баручы башка дәүләтләрнең, бөтендөнья илләренең тәҗрибәсе дә исәпкә алынды. Парламентаризм, күппартиялелек, башка күп төрле гражданлык җәмгыяте институтлары гамәлгә ашырылды, дәүләт Гимны һәм Флагы кабул ителде.
Илебезнең иҗтимагый тормышындагы кискен үзгәрешләрне чагылдырган яңа Конституция кабул ителгәннән соң үткән ике дистә ел эчендә илнең социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә зур үзгәрешләр булды, алар тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагыла. Бу еллар Русиядә тотрыклы үсеш еллары булды. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү сыйфаты елдан-ел яхшыра баруы – моның ачык мисалы. Төп закон һәр кешегә кагыла. Анда ныгытылган төп положениеләр соңыннан күп төрле законнарга әверелеп, гражданнарның бүгенге тормышында, киләчәк язмышында чагылыш таба. 
Русия Конституциясенең беренче маддәсендә: "Русия Федерациясе – Русия идарә итүнең республика төрендәге демократик федератив хокукый дәүләт” дип язылган. Русия Федератив дәүләт буларак төзелә һәм илнең башка төбәкләре белән федератив мөнәсәбәтләрдә тора, үзара вәкаләтләрне килешү нигезендә бүлешә һәм чикли. Федератив дәүләт төзү барышында гомумдәүләт һәм төбәк мәнфәгатьләрен туры китерүгә ирешү мөмкин булды. Бу безнең Башкортстан Республикасы мисалында да ачык күренә. Республикабыз хәзерге демократик Русиядә иң алга киткән индустриаль һәм аграр территорияләре исәбенә керде, илнең терәк төбәкләренең берсенә әверелде. Күпмилләтле Башкортстан халкы илебезнең алга таба үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
20 ел – тарих өчен бик кыска вакыт. Тарихыбызда шушы кискен борылыш елларында – яңа дәүләт корылышына күчкәндә һәм базар икътисады шартларында яши башлап, үз дәүләтчелеген булдыру һәм ныгыту, демократик үсеш юлына баскан чорда Русия Федерациясе гаять зур үсеш юлы үтте. Конституция Русиянең бүгенге көндә һәм алдагы елларда да тотрыклы үсешен тәэмин итү белән беррәттән, Русия Федерациясе дәүләт властеның бербөтенлеге һәм бердәмлеге тәэмин ителүе тышкы сәясәттә дә ачык чагыла. Илебезнең оборона куәте моңа кадәр булмаганча ныгыды, аның халыкара абруе артты.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Русия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм, сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, сөекле Ватаныбыз хакына хәзмәттә зур уңышлар телим!
Риф Йосыпов
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Просмотров: 736 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск