Четверг, 02.05.2024, 02:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 19 » Тагын җиңделәр!
07:24
Тагын җиңделәр!
Республикада Балалар хоккей лигасы кысаларында 1999-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында бәйгеләр дәвам итә. 2-3 февральдә икенче төркемдә катнашучы командалар Бишбүләктә очрашканнар иде. Анда безнең яшь хоккейчыларыбыз үзләрен иң көчле команда буларак таныттылар.
16-17 февральдә исә икенче төркемдә уйнаучылар янә очраштылар. Бу юлы Балтач, Чишмә, Туймазы һәм Бишбүләк районнары командалары Чакмагышка килделәр. Очрашу беренче урта мәктәп тартмасында барды. Көн салкын торуына карамастан, боз мәйданында кызу алыш барды. Әйтергә кирәк, үзебездә дә безнекеләр көндәшләреннән күпкә өстен торуын тагын бер кабат дәлилләде. Бу хакта исәп саннары ачык сөйләп тора. Мәсәлән, алар Бишбүләк командасын 2:1, чишмәлеләрне – 3:2, балтачлыларны – 5:1, туймазылыларны хәтта 10:1 исәбе белән җиңеп, турнирда иң күп балл (11) җыйды. Шулай итеп, киеренке ярышларда һәр очрашу безнекеләр файдасына булды. Иң авыры соңгы уенда – Чишмә яшүсмерләре белән үткән очрашу иде, биредә буллит буенча җиңү яуланды. Чакмагыш командасы Диплом һәм хоккейчылар алтын медальләр белән бүләкләнде. Икенче урынны Балтач һәм өченче урынга чыккан Чишмә командалары исә Дипломнарга һәм көмеш, бронза медальләренә лаек булдылар. Аерым хоккейчыларның осталыгы да бәһаланды. "Иң яхшы капкачы” исеме безнең район командасы вәкиле Денис Баһауовка бирелде, "Иң яхшы һөҗүм итүче” булып Чишмәдән Рафаэль Асаев танылды. "Иң яхшы сакчы” исеме Балтачтан Радил Гыйльманшинда.
Алдагы очрашу киләсе атнада Балтачта үтәчәк. Шушы ук уеннар кысаларында  Чакмагыш егете, заманында оста хоккейчы булып танылган Ирек Котдусов истәлегенә дә ярышлар барды. Әлеге уеннарны карарга аның бертуган энесе Айдар Котдусов та (ул да хоккейчы) чакырылган иде. Очрашуларда ышанычлы рәвештә җиңү яулаган Чакмагыш яшүсмерләр командасына абыйсы истәлегенә әзерләнгән истәлекле приз – кубок һәм торт тапшырды. Икенче, өченче урыннарны алучы командаларга да күчтәнәчен (тортлар) бирде. Алдагы уеннарда да яшь хоккейчыларыбызга кызыклы уеннар, яңа җиңүләр телибез.
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск