Суббота, 04.05.2024, 02:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 13 » Төп юнәлешебез – халыкка хезмәт итү
07:50
Төп юнәлешебез – халыкка хезмәт итү
"Русия Саклык банкы” ачык акционерлар җәмгыятенең Урал банкына караган безнең 4597 санлы Чакмагыш бүлекчәсе үзенең 42 филиалындагы 130 хезмәткәре белән Чакмагыш, Бакалы, Кушнаренко һәм Уфа районнары халкын хезмәтләндерә. Банк сүзе чыккач, күп кешеләрдә үтә җиңел юл белән акча туплаган калын кесәле тәкәббер кеше образы туа торгандыр, чөнки бездә дистәләрчә еллар банк системасы турында ниндидер карикатуралы фикерләү юнәлеше алып барылды, банклар исә күбрәк табыш алу хакына кешеләрне һәм эре-эре предприятиеләрне аямаучы зәһәр көч буларак сурәтләнелде. 
Заман җилләре үзгәреп, яңа икътисади шартларда яши башлагач кына илебез халкы банклар турында бөтенләй башка мәгълүматларга ия булды һәм банк  хезмәтләреннән теләп файдалана башлады. Ул гына да түгел, хәзер инде Русиядә йөзәрләгән банк куллану базарында хезмәт күрсәтә, һәркайсы уртак максатта – илебез һәм, иң мөһиме, халкыбыз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен тырышлык сала. Бүген инде тормышын банк эшчәлегеннән башка гына алып баручы бер генә оешма да, аерым кешеләр дә юктыр, дип ышанычлы әйтә алабыз.
Куллану базарында 171 еллык тарихы булган безнең Саклык банкы да бүген ышанычлы рәвештә үзенең лаеклы урынын тотып килә. Без гади кешеләргә дә, бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларына да, предприятие, учреждение, оешмаларга да, хуҗалыкларга да отышлы һәм уңайлы хезмәтләребезнең киң ассортиментын тәкъдим итәбез. Әйтик, бүген авылда яшәүчеләрнең күпчелеге шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә (мал-туар, кош-корт, техника һәм башкалар сатып алу өчен) кредитлардан актив файдалана. Елына дәүләт ярдәме исәбенә субсидияләнелүдән соң 6 процент өстәмә түләү каралган кредитларның шушы төреннән үз хуҗалыгын артабан үстерергә теләүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзербез. Торак йортлар, гараж, абзар, башкасын, ихата каралтылары, җир участоклары, шулай ук фатирлар сатып алырга кредитларны утыз елга кичектереп түләү шарты, шулай ук түбән процентлар белән бирү дә райондашларыбыз өчен файдалы икәнлеген берәү дә инкарь итә алмас.
Куллану кредитлары бирү мәсьәләсен хәл итү өчен бездә ике сәгать чамасы вакыт үтә. Хезмәт хакын Саклык банкы аша алучыларга андый кредитлар 10 процентка арзангарак та бирелә әле. Башка банклардан аермалы буларак, без кредит килешүләре төзешкәндә комиссия алмыйбыз, вакытыннан элек түләп бе-тергән очракта да ул түләтелми, процент калган суммадан гына исәпләп алына.
Безнең банкта вкладлар саклау да отышлы. Төрле катлам вәкилләренә һәркайсына аерым игътибар күрсәтелә, ләкин һәммәсенә дә безгә ышанып тапшырган акчалары өчен хәвефләнәсе юк: бездә алар ышанычлы саклану өстенә, процентлар өстәлеп, арта тора һәм, кирәк булганда, әнә шул арткан процентлардан гына да теләп файдаланырга мөмкин.
Әйткәнемчә, без бәләкәй һәм урта эшкуарлык структуралары белән дә актив эшлибез. Алар аеруча "Бизнес-авто”, "Бизнес-инвест”, "Бизнес-әйләнеш”, "Бизнес-күчемсез милек”, "Бизнес-рента”, "Ышаныч” кебек кредит продуктларыбыздан теләп файдалана, эшчәнлекләрен яхшырта һәм халыкка, шул исәптән район икътисадына да зур файда китерә. Әлеге кредитларга ия булу да җиңелләштерелгән – әйтик, "Ышаныч” кредитын алырга теләүче эшкуардан ике документ – паспорт һәм декларация генә китерүен сорыйбыз, ике көн эчендә мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз (һәм күбесенчә – уңай якка).
Заман үзгәргән саен хезмәтләндерүнең өр-яңа һәм иң отышлы төрләрен үзебезнең партнерларыбызга да тәкъдим итә барабыз. Әйтик, "Саклык банкы-онлайн” (тоташу түләүсез) системасы аша бөтен банк хезмәтләре алырга мөмкин: кредитлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне, салымнарны күчерүне гамәлгә ашырырга, бер үк вакытта вклад күләмен, картада һәм кредит килешүендә күпме акча барлыгын да тикшерүне өйдән чыкмыйча – компьютер челтәре яки кесә телефоны аша гына башкарырга була. Терминаллар һәм банкоматларыбыз аша акча алу, шул ук вакытта салуны да, хәтта депозит исәпләр ачуны да тормышка ашырырга юл бар. Заман кешеләренә кесә телефоны счетын тулыландыру максатында "автотүләү” хезмәтен дә күрсәтәбез. Бер Чакмагыш районында гына да бүген 48 данә терминалларыбыз эшли, ел ахырына кадәр Саклык банкы офисында кредитлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итү өчен өстәмә рәвештә ике банкомат куярга ниятлибез. Бүген район үзәгендәге бөтен магазиннарда диярлек, шулай ук кулланучылар җәмгыятенең Иске Калмаш, Тайняш, Рапат, Калмашбаш, Юмаш, Рәҗәп авылларындагы магазиннарында терминалларыбыз халыкка хезмәт күрсәтә, якын арада аны Тозлыкуштагы магазинга да урнаштырырга ниятлибез. Түләүләрне терминаллар аша кабул иткәндә комиссия алынмый, киресенчә, 0,5 процентлы бонусы да исәпләнелә әле.
Безнең хезмәтләребездән шулай ук предприятие, оешма һәм учреждениеләр дә файда күрә тора. Аерым хуҗалык рәисләреннән хуплау һәм рәхмәт сүзләре ишетүебез дә эшчәнлегебезнең юкка булмавына куаныч һәм горурлык хисләре тудыра.
Банк офисларын хезмәткәрләргә дә, клиентларга да уңайлы булсын өчен үзгәртеп коруны даими дәвам итәбез. 2011-2012 елларда Иске Бәшир, Иске Калмаш, Үрнәк, Аблай, Рапат, Калмашбаш, Юмаш, Яңа Балтач, Тайняш, Яңа Каръяуды, Яңа Коты авылларындагы филиалларыбыз капиталь ремонтланылды, заман техникасы белән тәэмин ителде. Быел шулай ук үзәк офистагы хезмәтләндерү бүлегендә чиратка идарә итү системасы куелу да хезмәткәрләргә дә, клиентларга да уңайлык өстәде. Тәүдәрәк аерым дәгъва сүзләре яңгыраса да, хәзер барысы да  акча алган яки салган вакытта артында этеш-төртеш тә, кызыксынулы карашлар да булмаудан канәгатьлек кенә кичерә. Тиздән әле бу өлкәдәге эшчәнлегебезне тагын да арттырырга, район үзәгендәге офисыбызга тагын да күркәмрәк үзгәрешләр кертергә ниятләп торабыз. Клиентларыбызга уңайлыклар тудыру максатыннан чыгып, әлбәттә.
Безнең коллективыбызга килгәндә, һәр хезмәткәребез үз эшен зур җаваплылык белән, бөтен белемен һәм осталыгын эшкә җигеп башкарырга күнеккән кешеләрдән. Игътибар иткәнегез бардыр: барысы да зәвыклы киемле, клиентлар белән ихлас мөгамәле, ачык, ярдәмчел. Бөтен җирдә дә халык белән эшләүчеләр шундый сыйфатларга ия булырга тиештер, дип уйлыйбыз. Ирешелгән уңышларыбыз, яулаган җиңүләребезгә һәр хезмәткәребезнең тырыш хезмәте белән нигез салына.
Хөрмәтле коллегаларым!
 Кадерле Саклык банкы ветераннары!
Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тәбрик итәм. Фидакарь хезмәтегез, яраткан коллективыбызга тугрылыгыгыз өчен ихтирамымны белдерәм. Күмәкләшеп уртак бурычыбызны – банк эшчәнлеген үстерү һәм камилләштерү өчен бөтен мөмкинлекләребезне дә эшкә җәлеп итәрбез, дип ышанам.
Һәркайсыгызга һөнәри уңышлар, бәхет, иминлек, ныклы сәламәтлек һәм күтәренке бәйрәм кәефе телим.
Дамир Низамов, 
бүлекчә управляющие.

Просмотров: 853 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск