Понедельник, 06.05.2024, 21:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 5 » Төмәндә – зур фаҗига
07:55
Төмәндә – зур фаҗига
"Бәла аяк астында”, дигән әйтем бар. Моңа өстәп: "Бәла безнең баш өстендә,” — дип тә әйтсәк, һич арттыру булмас иде. Соңгы елларда илдә авиакатастрофаларның ешаюы моның шулай икәнлеген раслап тора. Узган елның җәендә генә Ярославль шәһәре янындагы коточкыч һәлакәттә "Локоматив” хоккей командасының тулысынча һәлак булуын һич онытырлык түгел. Ә инде берничә көн элек Төмән өлкәсендә булган фаҗига тагын барыбызны да тетрәндерде. Бу мәхшәр 31 кешенең гомерен өзде. 12 кеше авыр тән җәрәхәтләре белән реанимациягә озатылды. Хәзер табиблар аларның гомере өчен көрәшә.
"ЮТэйр” авиакомпаниянең АТR пассажир самолеты иртәнге 5 сәгать 35 минутта (Мәскәү вакыты) 43 пассажиры белән Төмән шәһәреннән 16 километр ераклыкта урнашкан "Рощино” аэропортыннан күтәрелә. Әмма озак та үтми, аның белән элемтә өзелә. Самолет Горьковка авылы янында аэропорттан 2,5 чакрым   ераклыкта җиргә барып төшә. Коткаручылар (медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр) тиз арада һәлакәткә таручыларга ярдәм итә башлый. Белгечләр "кара тартма”ны табалар. Тикшерү вакытында самолетка идарә иткән вакытта яки җирдәге хезмәтләр ялгышлыгы яисә техник төзексезлек авариягә китергән, дигән фикерләр әйтелә. Теракт турындагы фаразлау расланмый.
Каза күрүчеләргә, һәлак булучыларның гаиләләренә әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтелә. Төмән өлкәсендә һәм Ямал-Ненец автономияле өлкәсендә өч көнлек матәм көннәре игълан ителде.
Әлеге вакытта "кара тартма” җентекләп өйрәнелә, ул яхшы торышта сакланган.
Самолетның әлеге очышка тиешенчә әзерләнмәве авиаһәлакәткә китергән сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин диләр белгечләр. Очып китәр алдыннан канатлар боздан арындырылырга, чистартылырга тиеш, ә бу ни өчендер эшләнмәгән. Шунлыктан самолет күтәрелеп китә алмаган, ян-якка янтаеп, җиргә барып төшкән.
Икенче берәүләр, бу самолетның ничек очып баруын күрүчеләр, самолет артыннан төтен сузылып калуы һәм аннары тонык шартлау тавышы (хлопок) ишетелүе турында сөйлиләр. Бу авария ни сәбәпле булган, анда кем гаепле – анысын белгечләр һәм экспертлар соңрак әйтер. Әмма фаҗигадә һәлак булганнарны, кешеләргә, гаиләләргә килгән олы кайгы-хәсрәтне, зур югалтуларны берничек тә кире кайтарып булмый…
Инде андый фаҗигаләр күктә дә, җирдә дә, суда да башкача берүк кабатланмасын, дип телибез. Ә зур кайгыга тарыганнарга Ходай сабырлык бирсен.
Без дә аларның авыр кайгысын уртаклашабыз.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 553 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск