Яшь талантларның сәләтен ачу һәм үстерү максатыннан "Сулпылар” республика балалар телевизион конкурсының сайлау туры Туймазы шәһәрендә үткәрелде. Безнең район-нан 6 бала сынау тотты. Аларның барысы да телевизор караучыларга урындагы телевидение тарафыннан оештырылган "Кояштай нурлы балачак” конкурсы аша яхшы таныш. Яңа Балтач урта мәктәбеннән Нияз Әбдиев Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Пар ат” җырын башкарды. Яшь җырчының үзен: "Шагыйрьгә охшап торасың”, – дип шаярттылар да әле оператор абыйлары. Иске Бәшир мәктәбеннән сигез яшьлек Даян Вәлиев, Рапаттан Диана Бәдретдинова, Аблайдан Юлия Садыйкова, Чакмагыш гимназиясеннән Алсу Нуриева белән Булат Исмәгыйлев сәхнәдә үзләрен оста, килешле итеп тоттылар. Берсе дә югалып-каушап калмады, режиссер Динар абыйлары әйткәнне тыңлап, матур итеп чыгыш ясадылар. Җыр бәйгесенә сәфәрне урындагы телевидение һәм район мәгариф бүеге оештырды. Балалар күтәренке кәеф белән йөреп кайтты. Сайлау туры нәтиҗәләре март азагында билгеле булачак. "Сулпылар”дан сөенечле хәбәр генә көтеп калабыз. Мөнирә Әнвәрова.
|