Агымдагы елның 10 апрелендә дәүләт учреждениесе – Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлегенең мобиль клиент хезмәте гражданнарны урыннарга чыгып кабул итә. Бу көнне Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 9-11 сәгатьләрдә, Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 11-13 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, рәхим итегез! Ләйсән Мостафина, Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге начальнигы.
|