Суббота, 04.05.2024, 02:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 23 » Сораулар җавапсыз калмады
13:19
Сораулар җавапсыз калмады
Матбугат конференциясе
19 декабрьдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инде традициягә әверелгән (быелгысы — тугызынчы тапкыр) зур матбугат конференциясе үткәрде. Яңа ел алдыннан уздырылучы быелгы очрашуда аккредитация үткән меңнән артык Русия һәм чит илләрдәге  киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. 4 сәгать 3 минут дәвам иткән пресс-конференциядә ил башлыгы 52 журналистның сорауларына җавап бирде. Аның чыгышы берничә федераль канал, радиостанция аша тапшырылды.
Сораулар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылды, күбесе сәяси, икътисадый һәм социаль үсеш, яшәешебездә булган проблемалар турында иде. Шулай ук чит илләр белән мөнәсәбәтләргә, үзара хезмәттәшлеккә бәйлеләре дә байтак булды.
Владимир Владимирович тәүдә узып баручы 2013 елдагы социаль-икътисадый  үсешнең кайбер йомгакларына кыскача тукталды. Мәсәлән, агымдагы елда Русиядә тулаем продукт җитештерү 1,4-1,5 процент тәшкил итүе фаразлана. Бу  үткән елгы күрсәткечтән (3,7 процент иде) шактый ким булса да, илдә икътисадый тотрыклылык, үсеш темпы саклана. Инфляциянең түбән булуы (6 процент чамасы көтелә) билгеләнде. Быел агросәнәгать тармагы үсеше сизелерлек булды, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү элекке елга караганда сизелерлек арткан, илдә азык-төлек иминлеге тәэмин ителә. Соңгы берничә елда демография хәлләренең яхшыра баруы да — уңай күренеш. Уртача хезмәт хакы даими арта, эшсезлек түбән дәрәҗәдә. Төрле өлкәләрдә дәүләт программалары уңышлы эшли һәм башкалар.
Кереш өлештән соң бер-бер артлы сораулар бирелә башлады. "Известия Мордавии” гәзите журналисты Тамара Терехина, мәсәлән, Русиядә технопарклар төзелү, бу өлкәдә киләчәктә ил төбәкләрендә эш дәвам иттереләчәкме, дип сорады. Владимир Путин аның соравына уңай җавап бирде. Илнең  инновацияле үсешен тәэмин итү, яңа заманча технологияләр кертү, техника һәм җиһазлар куллану безнең алдагы көннәрдә өстенлекле үсеш юллары булып тора, бу юнәлештә кабул ителгән проектлар, Хөкүмәт карарлары тайпылышсыз үтәләчәк, диде.
Ерак Көнчыгыштагы районнарның берсендә чит илдән кайтарылган кыйммәтле томография җиһазын файдалануга тапшыра алмаулары, моның өчен 20 миллион сумлап акча кирәк булуы турында әйтеп, бер журналист Президенттан шушы проблеманы хәл итүдә ярдәм сорады. Аңа, сезгә ярдәм, һичшиксез, булачак, моңа җитәрлек акча бүленәчәк,  дип шунда ук тәгаен җавап бирелде.
Курган өлкәсе хәбәрчесе дизель ягулыгы һәм бодай культурасы арасында аерманың биш тапкырга җитүенә борчылу белдерде. Президент аграр секторга күрсәтелгән дәүләт ярдәме турында сөйләп үткәннән соң, бу юнәлештә киләчәктә дә ныклы ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Ә ашлыкка хаклар хәзер базар шартларыннан чыгып куелуын да искә төшерде.
Новосибирск шәһәреннән килгән журналист Ольга Зотова Владимир Путиннан ил белән җитәкчелек итүдә нинди эш стилен куллануы белән кызыксынды. Владимир Владимирович аңа да төгәл һәм аңлаешлы итеп җаваплады. "Җитәкче бервакытта да җаваплылыктан читләшергә тиеш түгел. Халыкка хезмәт итәргә, әгәр проблема килеп туса, аны хәл итү өчен үзенә җаваплылык алырга, кешеләр ышанычын акларга тиеш”, – диде.
Төбәкләрдә шәһәр мэрларын сайлауга кагылышлы сорау буенча да үз фикерен әйтте. Русия Европа хартиясе әгъзасы булып тора, без шәһәр мэрларын сайлап куярга тиешбез. Мэрия халыкка иң якын власть органы, кешеләр мэрга турыга мөрәҗәгать итеп, урында килеп туган проблемаларны уртага салып тикшерә һәм мәсьәләне тиз арада уңай хәл итә ала.
Русия Федерациясе Конституциясенен 20 еллыгы уңаеннан хөкем ителүчеләрне амнистияләү турында да сорау булды. Президентның әйтүенчә, шушы уңайдан 15-20 меңләп тоткын төрмәдән чыгарылачак. Алар нигездә яшь балалы аналарга, хатын-кызларга, үсмерләргә, зур булмаган икьтисадый җинаятьләр кылучыларга кагыла. Ә менә полиция хезмәткәрләренә кул күтәрүчеләр, авыр җинаять кылучылар тоткынлыктан азат ителмәячәк.
Русиянең төрле төбәгендә хезмәт хакы түләү төрлечә, аерманың зур булуы хакында Курган өлкәсе журналисты биргән сорау да җавапсыз калмады. Русиядә 83 төбәкнең унысы донор регион булып тора. Аларның акчасы башка төбәкләргә дә бүленә. Әлбәттә, Себердә эшләүчеләр табигать һәм эш шартларына карап хезмәт хакын күбрәк ала. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы киләчәктә  даими артып торачагы турында да әйтте Президент.
Илдә торак-коммуналь хуҗалыгындагы реформа, коррупциягә каршы көрәш, аерым төбәкләрнең һәм шәһәрләрнең үсеше,  офшор зоналардагы хәлләргә бәйле мәсьәләләр, салым түләү, дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеге, бердәм дәүләт имтиханнары, русиялеләрнең Балтыйк буе илләрендәге тормыш хәле, банклар эшчәнлеге, Сочида башланачак Кышкы Олимпия уеннары, башкалада ил юлбашчыларына һәйкәлләр урнаштыру һәм башка күп төрле мөһим мәсьәләләр белән дә кызыксынды журналистлар. Сораулар бу юлы да җавапсыз калмады, аларның һәркайсына тәгаен җавап кайтарылды.
Сорауларның хәтсезе Русиянең  тышкы сәясәтенә, аерым алганда, чит илләр – Америка Кушма Штатлары, Украина, Грузия, Якын Көнчыгыш, Иран, Балтыйк буе илләре белән мөнәсәбәтләргә кагылды. Владимир Путин аларга да аңлаешлы һәм тәгаен җаваплар бирде. Иң якын куршебез Украинадагы соңгы вакытта булган хәл-вакыйгалар, халыкның күпләп урамнарга демонстрацияләргә чыгуы, бу илгә Русия тарафыннан күрсәтелгән икътисадый ярдәм хакында да сүз барды әлеге очрашуда. Бу илгә озайлы срок белән ташламалы хакка табигый газ биреләчәк. Елына 5 процентлы 15 млрд. долларлык кыйммәтле кәгазьләрен сатып алу кебек ярдәм һәм ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту Украина икътисадын тотрыклы,  ә халыкның тормышын өметле итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Соңыннан Президент очрашуда катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 714 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск