Очрашуны район хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков ачты. Аннан сүзне биология фәннәре докторы, укыту эше буенча проректор Рузил Авзалов алды. Ул уку йортында югары белемле белгечләр — җир хуҗаларын әзерләү юнәлешендә башкарылган эшләргә байкау ясады. Университетта белем алып, бүген районыбызның икътисадын ныгыту өчен армый-талмый эшләүче сәләтле җитәкче, оста оештыручы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны студентлар диккать белән тыңладылар. Ул райондашларыбыз яулаган үрләр, яшь кадрлар өчен матди һәм әхлакый дәртләндерү чараларын да билгеләп үтте. БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Алга” кооперативы рәисе Рушан Гайсин һәм 2010нчы елда шушы уку йортын тәмамлаган, бүген "Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында зоотехник булып эшләүче Ильяс Йосыповның чыгышлары да фәһемле булды. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан талипларга район хакимияте башлыгы һәм Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларының стипендияләре тапшырылды. Мондый бүләк 2009 елдан тапшырылып килә.
Быел ул Марина Зыятдинова (икътисад факультеты), Илвир Рафиков (икътисад), Юлия Сафиуллина (информацион технологияләр һәм идарә итү) һәм Илнур Солтановка (агротехнологияләр һәм агробизнес) тапшырылды.
Соңыннан уку йортын тәмамлаучылар белән контрактлар төзелде. Район предприятиеләрендә җитештерү практикасы үтү өчен килешүләргә дә кул куелды.
Шамил Закиров.