Воскресенье, 05.05.2024, 18:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 19 » Шатлык бүләк итеп сабыйларга
07:10
Шатлык бүләк итеп сабыйларга
Дөньяда һәр кешенең — үз язмышы. Гаилә учагын саклап, бала үстереп, ил алдында якты йөзле булып яшәүне үз язмышы иткәннәр дә, инсафлыдан тәртипсезгә, хәләлдән хәрәмгә таручылар да күп. Кеше ялгыша да, төзәлә дә. Әмма иң үкенечлесе – язмыш  дәфтәренә төзәтә алмаслык булып уелган хаталар. Шул хаталар нәни генә бала йөрәге белән бәйле булса – унлата, йөзләтә үкенечтер.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә социаль приютта тәрбияләнүче балалар өчен мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде. Ул "Шәфкатьлелек кулын суз” дип аталды. Приют безне һәркайда булган тәртип, пөхтәлек, якты йөзле, ягымлы тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре белән каршы алды. Балаларның да үзләренә күрә тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышулары күренә. Алар сәнгәть мәктәбе укытучылары Рәйлә Нуриханова белән Илмира Сәләхова җитәкчелегендәге хореография һәм вокал дәресләренә йөриләр. Ә акция чикләрендә 2 смена балалар өчен бай эчтәлекле концерт  күрсәтелде. Флейта, баян, аккордеон, думбыра – һәр инструментларны да күрсәтергә, ишеттерергә тырыштык. Ә хореография бүлегендә шөгыльләнүче укучыларыбыз татар, украин, кытай халык һәм эстрада биюләре бүләк итте. Концерт тәмамлангач, күмәк уеннар үткәрдек. Нәниләр аларда зур ихласлык белән катнашты, кечкенә татлы призлар оттылар, бүләкләр дә алдылар. Бу очрашудан ике як та канәгать калды – балалар күңелле ял итте, ә без үз чиратыбызда аларның күңелендә тагы да бер якты нур калдыра алуыбызга шатландык. Аллаһы Тәгалә шул балаларга мәрхәмәтен жәлләмәсен, тәрбиячеләренә саулык-сәламәтлек һәм түземлек бирсен иде.
Гөлзия Ситдыйкова. 

Просмотров: 531 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск