Понедельник, 06.05.2024, 20:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Апрель » 12 » Шаяннар һәм тапкырлар көч сынашты
07:31
Шаяннар һәм тапкырлар көч сынашты
Үткән атнада район мәдәният йортында 2012 ел – имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган КВН үзенә шаян һәм  тапкыр яшьләрне җыйды.
Чакмагыш беренче мәктәбенең "Бер адым алга” командасы, гимназиянең – "Гимназия”,  85 нче санлы профессиональ лицее – "Дөбер-шатыр”, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалыннан "Штар” командалары кич буе сәхнәдә "Визитка”, "Ә безнең ихатада…”, "Разминка”, "Эх, бу реклама!” һәм өйгә эш итеп бирелгән "Зур тәнәфес” конкурсларында көч сынашты.
Командалар төрле конкурсларга әзерләнгән вакытта балалар иҗат йортының Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкләгән "Шаян үкчә” бию түгәрәгенең чыгышы, Лиана Нуркаева һәм Азат Сафиуллин башкаруындагы биюләр, Инесса Мостафинаның инглиз телендәге җыры, Денис Мансуровның татар телендә сәнгатьле укылган шигыре бәйрәмне тагы да ямьләп җибәрде. Катнашучылар бәйгедә үзләрен кыю тотты. Тамашачыны бигрәк тә катнашучыларның берсеннән-берсе чагу образлары, чәнечкеле шаярулары, һәр сорауга тиз һәм тапкыр җаваплары, һәр чыгышны музыкаль яктан да бизәү ошады. Укучылар гаилә, күп балалы гаиләдәге проблемаларын, үсмерләр арасындагы, гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне чәнечкеле юмор аша "чеметеп” узды.
Бәйгегә йомгак ясалгач, Чакмагыш гимназиясе коман-дасының иң зур бүләк — Гран-прины яулавы билгеле булды. Беренче урынны – Чакмагыш беренче мәктәбе, икенчене – 85 санлы профессиональ лицей, өченчене  Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы алды. "Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә – Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Светлана Солодовникова, "Иң яхшы ир-егет роле” номинациясендә Чакмагыш гимназиясе укучысы Артур Хәмәтгәрәев җиңеп чыкты. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнде. Бу кызыклы чараның шаһиты булган тамашачы күтәренке кәеф белән таралды.
Зөлфия Максютова,
социаль педагог.
Просмотров: 635 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск