Бу төбәктә дә җыр-моңга гашыйк, мәдәниятле халык яшәве күренеп тора. Концерт елның-елында үзенең аһәңле, моңлы тавышы белән сокландырган, үзешчәннәрне смотрга әзерләүдә җан атып йөрүче Ревинер Гобәев һәм Ләйсән Мөхәммәдиева дуэтында "Гомерләр балкышы” җыры белән башланып китте. "Айкүл” бию коллективы башкаруында татар, башкорт, мари биюләре программаны җанландырып җибәрде. Эльвира Насыйбуллинаның "Сау булыгыз, ак каеннар”, Илсөяр Садриеваның "Тылсымлы сүзләр” җырлары да матур яңгырады. Лилия Латыйпова укуындагы Әнгам Атнабаевның "Миләүшә көндәлеге”поэмасы уңышлы сайланган. Көчле тавышлы, бер генә дә оста җырчылардан калышмаган абыйлы — сеңелле Шамил Кәримов һәм Илнара Рәхимкулова башкарган Фидан Гафаров репертуарыннан "Бергә яшәү – бүләк” җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. Егетләр вокалы "Җаныем-бәгърем”, "Гомерем мизгелләре” һәм кызлар вокалы башкаруында "Кыр казлары”, "Сиңа килдем, иркәм” җырлары да тигез генә килеп чыкты. Программа, әлбәттә, Гаилә елына багышланган шигъри гөлләмәләр белән үрелеп барды. Әниле-кызлы Лилия һәм Ләйсән Мөхәммәдиеваларның "Әни җиләк җыя”, Ләйсәннең "Күңел кошым” җырларын чакмагышлылар алкышларга күмде. Тарихка мөрәҗәгать итеп, Узаман апаның җиңү шатлыгын тасвирлаган үзенчәлекле композиция дә тәкъдим ителде. "Исән-сау гына йөр син, кадерлем”, "Җаныкаем-җанашым” җырларын башкаручы өметле яшь җырчы Элина Гәрәева тамашачы күңелендә хисләр уятты. Төрле буын вәкилләрен берләштергән инструменталь ансамбль халык көйләреннән тезмә тәкъдим итте. Программаны җанландырып, дәрт, энергия өстәүче "Чабата биюе” белән чыгыш ясаучы Лиана Хакова, Гөлнур Садриева Ризван Хәкимов көе, Марат Кәбиров сүзләренә иҗат ителгән "Сандугач моңы”җыры белән көчле алкышларга күмелде. Уналты елдан артык күңелле җырларын бүләк итүче Рәмилә Маликованың "Йолдыз җыйдым”, "Ходай мине сиңа саклаган” җырларын чакмагышлылар тын да алмыйча тыңладылар. Яңа Коты үзешчәннәренең йөзе булган Ревинер Гобәевның "Ал минем гөлләремне”, "Дусларыма” җырларын да тамашачы тыңлап, рәхәтләнеп кинәнде. Мөләем балаларның "Энҗеләр” бию төркеме башкаруында башкорт биюе дә концертка бизәк булды. Тамашаны алып баручылар Әлфия Әгъзәмова һәм Гөлнур Садриева:
"Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр:
Озын гомер, якты тыныч тормыш —
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Киләсе очрашуларга кадәр!” – дип программаны тәмамладылар. Концертны музыкаль яктан бизәүче, аның уңышына нигез салучы, оста баянчы Урал Шәяхмәтов булды. Вокал һәм биюләрне сәхнәгә Ревинер Гобәев һәм Рәмилә Маликова куйды.
Айгөл Миргазова.