Ел башы төрле конкурс-фестивальләргә бай булды. 2 февральдә "Сәләт канатларында” дип аталган халыкара балалар һәм үсмерләр конкурс-фестивале үтте. Биредә балалар иҗат мәктәбеннән Илнар Ильясов белән Руслан Юлдашев "Баян инструменталь жанры” номинациясендә үз сәләтләрен күрсәтте. Егетләр икесе дә — Рәйсә Әхмәт кызы Латыйпова укучылары. Алар конкурска яхшы программа әзерләп, өченче дәрәҗәле лауреат исемнәрен яулады. Яшь музыкантларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларны Русиянең атказанган артисты, мәдәният һәм иҗатның Мәскәү дәүләт университеты доценты С.Бутушин, Русия Федерациясенең халык артисты, профессор Н.Мозговенко кебек танылган иҗат эшчәннәре бәяләде. 3 февральдә егетләр Николай Пономаревка багышланган халыкара баянистлар һәм халык инструментлары ансамбльләре конкурсында көч сынап, Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Лиана Ханмурзина.
|