Четверг, 02.05.2024, 10:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 21 » Сәхнәдә гаиләләре белән
08:48
Сәхнәдә гаиләләре белән
"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәт коллективлары узган елны матур күрсәткечләр белән тәмамлады. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә иреште геройлылар. Үзешчән сәнгатьтә дә ал бирми алар. Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган бай концерт программасы моның ачык мисалы булды. Үзешчәннәр кичәне халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән башлап җибәрде. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләрен берләштергән бу коллектив башкаруында халык көйләренә тезмә тигез, матур яңгырады.[
"Яшьлек” бию коллективы башкаруында яһуд, башкорт биюләре күңелләрне җилкендерде, онытылмас яшьлек елларына алып кайтты. Яшь җырчы Илһам Якупов башкаруында татар халык җыры "Илкәем”, "Йөрәгем” (Р.Гаташ сүзләре, Н.Даутов көе) җырларының моңы йөрәкләргә үтеп керде. Хатын-кызлар вокал ансамбле чыгышы да программаның уңышы булды.
Сәхнә ветераны, күңеле белән һич картая белмәгән Сания Борисованың чыгышын тамашачы алкышлап каршылады. 65 яшендә сәхнәдә тыпырдатып мари биюен башкару — үзе үк бер осталык, тырышлык, тәвәкәллек бит ул. Әтиле-уллы Марат Гыйниятов һәм Салават Ялчинның гитарада уйнап җырлауларын тамашачы җылы кабул итте. М.Гыйниятов җырлар яза, аны моңлы итеп башкара да икән. Гөлнур һәм Илдар Әширкәевлар— икесе дә терлекчеләр. Чәмләнеп эшли дә, күңелле ял да итә белә бу гаилә әгъзалары. Алар кызлары Гөлшат, Эльвина һәм Элина белән бергәләп "Ихлас җыр” (А.Уразмәтов сүзләре, И.Низамов көе) үзенчәлекле итеп башкарып) тамашачы сөюен яуладылар.
Татар яшьләренең парлы биюе Гүзәлия Сәлихова һәм Илвир Рәхимов башкаруында уңышлы килеп чыкты. Мә-дәният хезмәткәре Гүзәлия Сәлихова яшь биючеләр әзерләүгә һәрчак иҗади карый, яшь талантларны ачарга булыша, аларга бию сәнгатенең серләренә төшенергә ярдәм итә. Башкорт халык биюе "Озынчәч”не ул үзе дә бик оста башкарды. Гөлчәчәк Локманова башкарган "Сандугач моңы” (М.Кәбиров сүзләре, Р.Хәкимов көе) тамашачыны моң дәрьясына алып керде. Аңа бу сәләт, мөгаен җырга гашыйк әниләре, апаларыннан күчкәндер дә.
"Бәхетлеләр саклый гаиләне” җыры (Гөлсәрвәр сүзләре, Л.Зәйнуллин көе) Нәзирә Насыйрова, Гүзәл Рәкыйпова һәм Илмира Батыршина башкаруында бик уңышлы чыкты. Аларның җыры күңел кылларын тибрәтеп узды, гаилә кыйммәтләрен саклауга чакыру булып яңгырады. Ир-егетләр вокаль ансамбле "Чиләк-көянтә” (И.Хөснетдинов сүзләре һәм көе) татар халык җыры "Айли, замана”ны зур осталык белән башкарды. Укучы кызлар Эльвина Әширкәева, Эльвира һәм Эльмира Мусиналар башкаруында "Хәзерге заман ритмнарын"нан яшьлек дәрте бөркелеп торды. Энҗе Гомәрова Н.Баянның "Туган” шигырен сәнгатьле итеп укыды. Ильмира Батыршина, Гөлнур һәм Илдар Әширкәевлар башкарган җырлар да программаны бизәп торды. "Герой” ягы — батырлар, талантлар төбәге дә ул. Советлар Союзы Герое Вахит Галимов, әдәбият дөньясында танылган күренекле әдипләр Гыйлемдар Рамазанов, Нур Гайсин, Галимҗан Латыйп һәм Вәзих Исхаков-ның балачак эзләре саклана биредә, алар бу җирдә канат ныгыткан, зур тормышка юл алган. Бүген дә иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр байтак бу якларда. Укытучы Илгизәр Гаскәров шигырьләр иҗат итсә, һәвәскәр композитор Илдар Хәмидуллин көйләр яза. Бүгенге концертта  яңгыраган "Курчак” җыры аларның берлектәге иҗат җимеше булды. Тамашачы аны Илдар Хәмидуллин башкаруында ишетте, алкышларга күмде.
Концертның уңышы, әлбәттә, алып баручылар осталыгына да бәйле. Тайняш мәктәбенең XI класс укучылары, сәләтле игезәк кызлар Эльмира һәм Эльвира Сөләймановалар тамашачыга нәфис сүз осталары буларак яхшы таныш. Алар узган ел "Тукай көннәре”ндә Уфа сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнделәр. Районда үткән бәйгеләрдә һәрчак беренче урында киләләр. Алар поэзия һәм проза әсәрләрен бердәй осталык белән укыйлар. Мәктәптә дә алдынгы, җәмәгать эшләрендә дә башлап йөрүче бу кызлар киләчәккә матур планнар кора. Кем белә, бәлки, алар да данлы якташлары юлыннан атларлар. Концертта төрле буын вәкилләренең катнашуы үзе бер матурлык. Әйтик, укытучылар, хезмәт ветераннары Мөдәрис Гарипов (67 яшь), Сания Борисова (65 яшь) белән бергә сәхнәгә 5-17 яшьлекләрнең дә күтәрелүе буыннар эстафетасының ышанычлы дәвамы ул. Чыгышларны әзерләүгә колхоз, авыл биләмәсе, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре бердәм тотынганга, кон-
церт та уңышлы булды. Программаны төзүгә китапханәче Гүзәл Ханова һәм татар теле укытучысы Любовь Сөләйманова иҗади караган.
Уртак максат куеп, булсынга дип тырышкан геройлылар. Шуңа да тамашачы аларны озак алкышлады.
Шамил Закиров.


Просмотров: 611 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск