Конференция үтте
Агымдагы
елның 3 июнендә Уфада "Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлеге сәяси советы конференциясе үткәрелде. Аның эшендә безнең район партия оешмасыннан дүрт делегат катнашты.
Конференциядә партия тормышына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде, бурычлар куелды.
Оештыру мәсьәләләре дә каралды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов "Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы әгъзасы итеп сайланды.
|