Пятница, 03.05.2024, 23:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 18 » Республика көненә багышлап
16:49
Республика көненә багышлап
9 октябрьдә район мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Анда район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Тәүдә муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин барлык район халкын Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүнең 23 еллыгы белән котлады, матур теләкләр теләде. Районыбызның социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешенең кайбер төп күрсәткечләренә тукталды, чакмагышлыларның иң зур бәйрәмебезгә зур хезмәт уңышлары белән килүен, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән күркәм эшләр башкарылуын тәгаен мисаллар белән дәлилләп сөйләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов тантаналы чарада катнашучыларны һәм алар исеменнән барлык район халкын дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлау сүзләрен җиткерде. "Республика көне – үзенең төбәге, аның матур табигате, бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучы кешеләр өчен уртак бәйрәм. Бүген рес-публика, шул исәптән аның составындагы Чакмагыш районы – тотрыклылык һәм үзара килешеп яшәү үрнәге. Районыбызның төп байлыгы – аның данлы кешеләре. Без бергәләп теләсә нинди бурычларны хәл итәргә һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле”, – диде ул үзенең чыгышында һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына икътисадның төрле тармагындагы һәм социаль өлкәдәге иң яхшы белгечләргә бүләкләр – муниципаль районның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов котлау сүзләре белән чыкты, ул республиканың төрле өлкәләрендәге бүгенге тотрыклылык, киләчәк үсеш перспективалары һәм өстенлекле юнәлешләре, атап әйткәндә, инновация һәм инвестиция активлыгы артуы турында сөйләде. Аннары муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитовның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бүләк аңа Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауга әзерләнүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен бирелде.
Бу көн районыбызның бер төркем яшьләре тормышында аеруча истәлекле булды, муниципаль район хакимияте башлыгы алты егет һәм кызга тантаналы шартларда Русия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырды. Тантаналы җыелышны районыбызның җыр-моң осталарының, Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең, "Сеспел” вокал ансамбленең күңелләрдә уелып калырлык җырлары, дәртле биюләре, экраннан күрсәтелгән видеокүренешләр бизәп торды.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 495 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск