23, 24 февральдә һәм 2, 3 мартта Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте ("Затон” бистәсе) сезне ярминкәләрдә катнашырга чакыра. Сәүдә рәтләре Әхмәтов урамының 309 һәм 311нче санлы йортлары арасында – "Волна” скверы алдындагы мәйданчыкта урнаштырылачак. Белешмәләр өчен телефон: (8347) 229-04-13. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләрне муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегендә дә алырга мөмкин, телефоны: 3-18-53. Рима Рәхимова, икътисад һәм сәүдә бүлегенең әйдәүче белгече.
|