Воскресенье, 05.05.2024, 14:54

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 31 » Районда ниләр бар
07:29
Районда ниләр бар
Мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләүнең яңа тәртибе кысаларында районыбыз мәктәпләрендә хезмәт салучы укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре югары һәм беренче квалификацион категориягә сынау тота. 30 гыйнварда математика, география, чит ил телләре, физкультура, башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре компьютер тестлары биремнәрен үтәделәр. Беренче урта мәктәп базасында Рәйханә Рәшит кызы Хәмәдиева җитәкчелегендә үткән бу чарада барлыгы 22  педагог катнашты. Быел яңа форматта - онлайн режимында барган бу сынауларда алар педагогика, психология һәм үз фәннәре буенча тестларның  40 соравына җавап бирәләр. Үзәкләштерелгән тестлаштыру ике сәгать дәвам итә. Янә ике сәгатьтән исә аның нәтиҗәләре дә билгеле була. 
*   *   *
Узган елның соңгы өч көнендә һәм гыйнвар аенда Чакмагыш үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 18 яшь райондашыбыз дөньяга килгән. Елның тәүге ае кызларга аеруча бай булган. Алар – 12. Алты гаилә әгъзалары уллары туу куанычын кичергән. Калмашбаштан Ләйсән Хакова, Чакмагыштан Лилия Нәҗмиева, Иске Биккенәдән Алия Ганиева, Чакмагыштан Регина Шәфыйкова, Яңа Каръяудыдан Алия Мөгаллимова,Чакмагыштан Оксана Габдуллина, Рапаттан Эльза Гайнетдинова, Рәҗәптән Гөлназ Әхтәмова,Яңа Каръяудыдан Лилия Әхмәдуллина, Сыерышбаштан Җәмилә Красильникова, Калмашбаштан Фәйрүзә Гайсина, Яңа Бирдедән Нәсимә Әминева, Чакмагыштан Сөмбел Мәгъдәнова, Ташкалмаштан Гөлфия Лотфуллина, Калмашбаштан Ләйлә Галләмова, Әхмәттән Ильмира Сәлимова, Иске Калмаштан Эльвира Бакирова, Калмашбаштан Зөлфия Борханетдинова ана булу бәхетен кичереп, нарасыйларына гомер бүләк иттеләр. 

Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск