Бу очракта хатын-кызга дусларга, күршеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шул сәбәпле, без нәниләрне дүрт сәгатькә калдырып торырлык үзәк ачарга булдык”, —диде Гөлшат Ринат кызы.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә ашату һәм йоклату каралмаган. Шуңа да ата-аналар балаларын тәүлекнең төрле вакытында алып килә ала, ләкин нибары дүрт сәгатькә кенә. Балаларга су белән чәй генә бирелә, бу аллергия барлыкка килмәсен өчен шулай уйланган. Әти-әниләре сабыйларын көтеп торган вакытта сөтле коктейль, туңдырмадан авыз итеп, җурналлар укый ала, телевизор карау мөмкинлеге дә бар.
Үзәктә балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр, укытучылар эшләячәк. Сөйләм проблемалары булган сабыйлар өчен логопед, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен махсус укытучылар, башлангыч сыйныф укучылары өчен репетиторлар бар. Моның өчен биредә махсус кабинет җиһазландырылган. Бүгенге көндә ата-аналар көне буе эштә, кайвакыт баланың дәресен тикшерергә вакыт да калмый. Биредәге тәҗрибәле укытучылар бу очракта да ярдәмгә киләчәк.
"Киндер” балалар үзәгендә шулай ук туган көннәр дә үткәреп була. Өйдә үткән туган көн вакыты-вакыты белән олылар бәйрәменә әйләнеп китә. Биредә аны әкият персонажлары катнашлыгында онытылмаслык итеп оештырырга әзерләр. Балалар үзәге якты һәм җылы. Монда коры бассейн, спорт почмагы, рәсем төшерү кирәк-яраклары, баланың белемен арттыра торган бик күп уенчыклар бар. Кыскасы, балалар көнен файдалы һәм күңелле үткәрсен өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.
"Киндер” иртәнге сәгать 9дан кичке 9га кадәр эшли. Сәгать кичке 5тән 7гә кадәр укытучы Рәмилә Нигъмәтҗан кызы балаларны мәктәпкә әзерли, 1-4 сыйныф балаларының өйгә бирелгән күнегүләрен башкарырга ярдәм итә. Киләчәктә балалар үзәгенең тирә-ягын төзекләндерү планнары бар. Муниципаль район хакимияте ярдәме белән биредә батут, комлык, мобильле машиналар булдыру хыялы бар. Бирегә яшь ярымнан башлап, әниләре белән булса, бер яше тулган балалар да кабул ителә. Үзәк ачылган көнне монда бик күп ата-аналар һәм балалар җыелды. Кайсы коры бассейнда уйнап күңел күтәрде, кайсылары пластилин, рәсем төшерү белән мәшгуль булды. Килүчеләрнең һәркайсына шардан ясалган чәчәкләр һәм "Киндер” кәнфите таратылды.
Шәхси эшкуар Фәнзилә Фәткуллина балалар үзәгенә бүләк итеп конструктор тапшырды. "Киндер” балалар үзәге дүшәмбе – шимбә көннәрендә эшли, баланы бер сәгатькә калдыру хакы – 150 сум. Сәгать арткан саен хак төшә бара. Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
Лиана Ханмурзина.