Октябрь аенда районда газдан хәвефсез файдалану буенча айлык игълан ителгән иде, ул әле дә дәвам итә. Шушы айлык чорында табигый газдан файдаланучылар арасында кисәтү-профилактика эшләре үткәрелә, газ хуҗалыгын кышкы шартларда эшләтүгә хәвефсез күчерү чаралары күрелә. *** Муниципаль район хакимиятенең икътисад бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, бу атна азагында, ягъни 26 октябрьдә Чакмагышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелмәячәк. Чираттагы көзге ярминкә алдагы атнаның шимбәсендә, 2 ноябрь көнендә булачак. *** Русия Саклык банкында агымдагы елның 1 октябреннән 1 декабренә кадәр барлык пенсионерларга һәм эшләүчеләргә еллык 16,5 процент белән куллану кредитлары бирү акциясе үтә. *** Октябрь башында "Пластик” операциясе кысаларында Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия укучылары көче белән буа буе һәм Яңа Балтач белән Бүздәк юл киселеше территориясе пластик шешәләр һәм башка төрле калдык чүпләрдән тазартылды. Чүпне җыеп алу өчен техника җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” һәм "Сантехник” җәмгыятьләреннән бүленде. *** Район үзәген төзекләндерү максатында Тынычлык һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы тыкрыкка асфальт салынды. Бу эш "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” һәм "Башкиравтодор” юл ремонт-төзелеш предприятиеләре көче белән башкарылды.
|