11 февральдән 25 февральгә кадәр республикада "Штраф” исеме астында профилактик чара үткәрелә. Аның максаты – административ штраф түләмәүче водительләрне ачыклау. Бу чара барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлда теләсә нинди автомашинаны туктатып, компьютердагы мәгълүматлар базасы аша водительнең административ штрафны түләү-түләмәвен ачыклый. Әгәр ул законда каралган вакыт эчендә түләнмәгән булса, административ беркетмә төзелә, яисә административ кулга алу чарасы кулланылырга мөмкин. Шундый күңелсез хәлләргә тарымас өчен штрафларны үзвакытында түләргә кирәк.
***
Башкортстанда 1999-2001 елда туган балалар арасында балалар хоккей лигасы ярышлары дәвам итә. Анда өч зонада республика шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 11 команда катнаша. Хәбәр ителгәнчә, беренче туры Бишбүләктә үткән иде. Икенче туры 16-17 февраль көннәрендә Чакмагышта беренче мәктәп янындагы хоккей тартмасында үткәреләчәк. Безгә үзебезнең районнан тыш Бишбүләк, Балтач, Чишмә һәм Туймазы районнарыннан яшь хоккейчыларның килүе көтелә. Өченче туры 24-25 февральдә Туймазыда, дүртенчесе 2-3 мартта Балтачта уздырылачак. Ә инде финал ярышлары 8-10 март көннәрендә Чишмәдә булачак.
Шушы атнаның шимбә һәм якшәмбесендә үткәреләчәк икенче тур ярышларында бер үк вакытта Чакмагышның данлыклы хоккейчысы Ирек Котдусов истәлегенә дә приз уйнатыла. Җиңүчеләргә кубок, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылачак. Боз мәйданында алышлар бик киеренке булмакчы. Балалар спортын үстерүгә булышлык итүче әлеге хоккей ярышларын карарга килегез, райондашлар!