Четверг, 02.05.2024, 12:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 11 » Район хәбәрләре
08:57
Район хәбәрләре
Район хуҗалыкларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Беренче булып 5 февральдә Ленин исемендәге кооператив-колхозда хисап тоттылар. Хуҗалык әгъзалары узган елда башкарылган эшләргә анализ ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Ел дәвамында аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары данланды.
Унбер хуҗалыкта да (соңгысы "Волга” кооператив-хуҗалыгында 18 февральдә булачак) хисап җыелышлары тәмамлангач, 23 февральдә район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең еллык йомгаклау җыелышын үткәрү планлаштырыла.
***
Хәбәр ителгәнчә, "Бердәм Русия” сәяси партиясе инициативасы буенча узган ел азагында "Якташлар” проекты гамәлгә ашырыла башлаган иде. Аның максаты үзләренең үлемсез батырлыклары, фидакарь хезмәтләре, игелекле гамәлләре, шәхси үрнәге белән туган җиребез – Башкортстанның якты, матур киләчәге, тотрыклы үсеше өчен зур көч салучы якташларыбызны искә алу, барлау, алар турында яшь буынга җиткерү. Илем, халкым дип яшәгән өлкән буын вәкилләре, Ватаныбызның данлы уллары һәм кызлары һәм бүгенге көн геройлары турында мәгълүматлар көннән-көн арта. "Якташлар” проектында катнашучылар  тарихи шәхесләр һәм замандашлар турында анкета тутырып, аларны "Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлегенә һәм волонтерларга тапшыра. Яисә проект  сайтында (www.zemzluaki.name) анкета тутыру мөмкинлеге дә бар. Бу чара февраль азагына кадәр дәвам итәчәк.

Просмотров: 647 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск