Югары уку йортларында укучы якташ талиплар белән 4 февральдә (11 сәгатьтә башлана) район мәдәният йортында очрашу үткәреләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Муниципаль район хакимиятенең шушы мәсьәлә буенча кабул ителгән карарын үтәү йөзеннән бу чараны үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы сишәмбе көнне үтте. Анда әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүче муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков чыгыш ясап, утырышка чакырылган предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләрен чаралар планы белән таныштырды һәм аларны үтәү буенча конкрет бурычлар куйды. *** Милләтара татулык елына багышлап "Дуслык гөлләмәсе” исеме астында үткәреләчәк район үзешчәннәренең быелгы смотры башланды. Кичә район мәдәният йортында Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре беренче булып чыгыш ясады.
|