Пятница, 03.05.2024, 22:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Апрель » 21 » Район хәбәрләре
09:23
Район хәбәрләре

Район хәбәрләре

Билгеле булуынча, 2011 нче ел республикабызда Милләтара татулык елы дип игълан ителде. Муниципаль район хакимияте районда Милләтара татулык елын үткәрүгә багышлап үткән айда карар кабул иткән иде. Аны уздыру буенча 12 кешедән торган комиссия оештырылды, чаралар планы расланды.

***

Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы боерыгы белән агымдагы елда районда сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен башкару буенча штаб булдырылды. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең, шулай ук агросәнәгать комплексына караган оешма-предприятиеләрнең җаваплы хезмәткәрләре hәм белгечләре катнашлыгында оештырылган штаб әгъзаларына (13 кеше), билгеләнгән чаралар планына ярашлы, бердәм эш итеп, язгы кыр эшләрен оешкан төстә hәм сыйфатлы итеп башкару, килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итө бурычы йөкләтелгән.

***

Хәбәр ителгәнчә, агымдагы елның 23 апрелендә, шимбә көнне, район биләмәләрендә игълан ителгән язгы санитар чистарту, төзекләндерү hәм яшел-ләндерү айлыгы (9 апрель — 21 май) кысаларында гомум район өмәләре үткәреләчәк. Яшәгән җиребезне төзек hәм матур тоту өчен барыбыз да анда бердәм катнашыйк!

Чакмагышта hәр  җомга санитар көн үтә. Биләмәләрне, урамнарны язгы пычрактан тазартуга үз өлешебезне кертик, райондашлар!

***

Русия Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгының Башкортстан Республикасындагы Баш идарәлеге тарафыннан расланган графикка ярашлы, 15 апрельдә Чакмагыш гимназиясендә 94 санлы янгын каравылы часте (начальнигы — эчке эшләр подполковнигы Азат Сәетов) янгын көзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге белән берлектә күнекмә үткәрелде. Гимназиянең икенче катындагы утырышлар залында чыккан "янгын” тиз арада "сүндерелде”. Уку йорты бинасында булганнар иң кыска вакытта эвакуацияләнде. Янгын сүндерүчеләр белән бергә гимназиянең үзендә оештырылган авария-коткару формированиеләре дә бу эшләрдә активлык күрсәтте. Учениедә шулай ук район эчке эшләр бүлеге, үзәк район дәваханәсе, газ, энергетика хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалыгы hәм су белән тәэмин итү предприятиеләре вәкилләре дә катнашты, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта берлектә үзара анык эш итү алымнары практикада кулланылды.

Просмотров: 720 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск