Игенчеләр өчен түземсезлек белән көтеп алынган кызу мәл — язгы чәчү җитте. Һәркайда – машина-трактор мастерскойларында һәм ихаталарда, ындыр табак-ларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы, мөһим этабына кердек. Көннәр кояшлы, матур торганда басуга чыгар алдыннан барысын да эшләп калырга, һәммәсенә өлгерергә тырыша авыл эшчәннәре. Районыбызның барлык хуҗалыкларында бу көннәрдә орлык агулана. Хәзер (күрсәткечләр 16 апрельгә) бу эш 4129 тонна башкарылды. Күп хуҗалыкларда минераль ашлама ташыла. "Базы” буенча ул 2485, "Герой”да – 484, "Байбулат” җәмгыятендә – 336, "Заря"да – 320, "Алга” кооперативында 283 тонна ташылды да инде. Берничә хуҗалыкта күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла башлады. "Заря” кооперативында, мәсәлән, 350 гектар мәйданда минераль ашлама сибелде. "Герой”да ул 143, "Октябрь”дә 122 гектар тәшкил итә. Ашлама туфракка һәркайда локаль ысул кулланып кертелә. Басуларны саламнан тазарту да — мөһим агротехник чара. Хәзер бу эш 9050 гектарда башкарылды. Биш хуҗалыкта (барлыгы 1556 га) күпьеллык үлән басуларын тырматырга керештеләр. Өч хуҗалыкта бөртекле культуралар чәчеләсе мәйданнарга тракторлар чыкты. "Октябрь” кооперативы механизаторлары — 50, зарялылар — 25, Ленин исемендәге хуҗалыкта 15 гектарда дым капладылар. Ә Ленин исемендәге кооператив та районда беренчеләрдән булып чәчүгә төштеләр – 10 гектарда берьеллык үлән орлыклары чәчелде. Язгы кыр эшләре кызганнан-кыза, басулар тракторлар гөрелтесенә күмелә бара. Игенчеләребез киләсе уңышка ныклы нигез салу өчен барлык тырышлыгын сала.
|