Агымдагы елның 16 июнендә Башкортстан Республикасы эчке эшләр министрының 444 санлы боерыгы белән махсус аттестация үткән полиция подполковнигы НИЯЗ РИНАТ УЛЫ
КАЗАЕВ Русия Эчке эшләр
министрлыгының
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы буенча
бүлек начальнигы вазыйфасына тәгаенләнде.
Урынга килеп
кабул итәләр
Уфа протез-ортопедия предприятиесенең күчмә бригадасы хезмәткәрләре агымдагы елның
23 июнендә район үзәгенең Ленин урамындагы 43 санлы йорт
адресы буенча урнашкан халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә мохтаҗ гражданнарны протез hәм ортопедик изделиеләр әзерләү мәсьәләләре буенча кабул итә. Әлеге бинаның беренче
катындагы бүлмәгә 9дан 15 сәгатькә кадәр килеп, үлчәмнәр эшләтеп, заказлар бирә аласыз.
Мәмдух Шәрәфетдинов,
үзәк директоры.
Аллаh йорты ишекләрен ача
Иншаллаh, Калмашбаш авылы да иман нуры белән балкый
башлаячак: шушы җомгада, 24 июнь көнне, 13 сәгатьтә үзәкне ямьләп торучы Аллаh йорты – ак мәчетебез ишекләрен
ачачак. Бу вакыйга уңаеннан оештырылучы олы тантанада шәйхелислам
Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләре hәм Диния назәрәтеннән, күрше район hәм авыллардан дин әhелләре, мөхтәрәм райондашларыбыз, авылдашларыбыз катнашачак. Дини юнәлештәге атрибутика, китаплар, кирәк-яраклар
белән сәүдә дә
оештырылачак. Барыгызны да бәйрәмебезгә
катнашып, олы шатлыгыбызны уртаклашырга чакырабыз.
Фәдис Бәдгытдинов,
мәхәллә имамы.
|