Четверг, 02.05.2024, 11:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 15 » Рәхим ит, назлы яз!
08:38
Рәхим ит, назлы яз!


Һәр елны Кышны озату бәйрәме үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быел да бу көнгә җитди әзерләнделәр. Балалар сәнгать мәктәбенең ЭльзаНуруллина җитәкләгән бию коллективы, Гөлзия Ситдикова оештырган балалар фольклор төркеме, Балалар иҗат үзәгеннән Рәгыйдә Сәетгәрәева әзерләп килгән бию коллективы (кызлар hәм малайлар вальс башкарды, костюмнары язгы тамчыларны хәтерләтте) башкарган номерлар балкып торган көнне тагын да нурландырды, тирә-юньгә шатлык булып сибелде. Илдус Вәлиев җитәкчелек иткән яшьләр театры төркеме hәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәткән театрлаштырылган тамаша бәйрәмнең тәэсир көчен арттырды. Балалар hәм үсмерләр җырлап-биеп салкын кышны озатты, якты язны чакырды, мул уңышлар, аның зур шатлыклар белән килүен теләде.Бу көнне авыл хуҗалыгы товарларына ярминкә оештырылды. Әлбәттә, язны каршылау бәйрәме тәбикмәкләрсез үтми. Район кулланучылар җәмгыятенең "Огонек” кафесе пешекчеләре Рәйсә Таҗетдинова hәм Ира Сәлихова мәйданчыларны тәмле тәбикмәк hәм кайнар самавыр чәе белән сыйлап торды, шашлык hәм башка ризыклар тәкъдим итте.Муниципаль район хакимиятенең мәдәният, икътисад hәм сәүдә бүлекләре берлектә үткәргән чара күңелле тәэсир калдырды. Сәүдә итәргә күрше районнардан да килгәннәр иде.

Рәзифә Сәхапова.

Рәсемдә: яшь үзешчәннәр күңелле

 ял бүләк итте.

Просмотров: 844 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск