Воскресенье, 05.05.2024, 18:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 23 » Приютта тәрбияләнүчеләргә – Кыш бабай бүләге
07:26
Приютта тәрбияләнүчеләргә – Кыш бабай бүләге
Яңа елда бала күңелле могҗиза көтә. Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр Кыш бабай яңа елда бүләкләр алып килүен сорап, матур итеп рәсемнәр төшереп, теләкләрен язып, Кыш бабай һәм Кар кызына хат салды.
Моны ишетеп приютның даими иганәчелек акциясен оештыручы "Саклык банкы” Чакмагыш бүлеге начальнигы Дамир Низамов "Бала елмаюы” исемле акция оештырып, анда район эшкуарларын катнашырга чакырды. Ата-ана назыннан мәхрүм булган 35 сабыйның бер теләген дә алар читтә калдырмады. Нәниләр күптәнге хыяллары булган тимераяклар, чаңгы, яңа ел костюмнары, уенчыкларны Кыш бабай һәм карсылуның кулыннан алды. Бу рольләрне күркәм костюмнар киеп Светлана һәм Рузил Солтановлар башкарды. Сабыйларның үтенечләрен канәгатьләндерер өчен иганәчеләребездән иң беренчеләр булып даруханәләр челтәре җитәкчесе Ирек Усманов, 85нче профессиональ лицей директоры Марат Дүсәлимов, шәхси эшкуарлар Гүзәл һәм Вадим Якуповлар бу акциягә катнашырга теләк белдерде. 
Шулай ук даими иганәчеләребез "Какаду” кафесы хуҗасы Фәнзилә Фаткуллина, "Таныш” кибет челтәрләре җитәкчесе Ирек Ялалтдинов, "Вариса” бөдрәханәсе җитәкчесе Вариса Мусина, эшкуарлар Илшат Еникеев, Гүзәл Кәримова, Гөлназ һәм Фоат Латыйповлар, Флүзә Тиригулова, Гөлнара Шәмсетдинова, "Амвэй” компаниясе консультантлары Ольга Семенова, Игорь Еркаев, Наталья Орлова, Наталья Савина, Клара Гайнетдинова, Чакмагышта яшәүче Альбина Гәрәева, Фәнилә Сабирова, Лилия һәм Тимур Каримовларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Изге эшләре үзләренә дә игелек белән кайтсын.
Зөлфия Тимергалиева,
социаль приют мөдире.

Просмотров: 513 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск